Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Путинны яклау җыенында 70ләп Үзбәкстан ватандашы тоткарланган


Мәскәү полициясе хәбәр итүенчә, Владимир Путинны яклап оештырылган урам җыенында 70ләп Үзбәкстан ватандашы тоткарланган. Берничә үзбәк кешесе үз милләттәшләрен 600 сум түләп Лужники стадионында урам җыенына китергән булган.

Тоткарланган кешеләрнең берсенең кулында «безгә бирегә килергә кушылды» дигән шигар булган.

Иртән Мәскәүгә поезд белән Свердлау өлкәсендәге Урал вагон төзү берләшмәсе һәм һөнәр берлекләреннән 700ләп эшче килгән. Аларны урам җыенына махсус автобуслар белән алыр барганнар.

Бүген Мәскәүдә шулай ук президентлыкка коммунистлар намзәте Геннадий Зюганов һәм либерал-демократлар намзәте Владимир Жириновский яклы урам җыеннары үтә. Барлыгы бу чараларда 120 меңләп кеше катнашыр, дип фаразлана. Тәртип саклауга Русия башкаласында ун меңләп полиция хезмәткәре җәлеп ителгән.
XS
SM
MD
LG