Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Ватанны саклаучылар көне билгеләнде


Рөстәм Хәмитов Мәңгелек ут алдына чәчкәләр сала, Уфа, 23 февраль 2012
Рөстәм Хәмитов Мәңгелек ут алдына чәчкәләр сала, Уфа, 23 февраль 2012

Башкортстанда Ватанны саклаучылар көне һәр елдагыча зурлап билгеләнде. 23 февраль көнне Уфада оештырылган чараларда республика җитәкчеләре дә катнашты һәм чыгыш ясады.


Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар бу атна башында ук башланып киткән иде. Икенче дөнья сугышы ветераннары һәм кайнар нокталарда булып кайткан хәрбиләр белән очрашулар, аларны хөрмәтләү кичәләре һәр оешмада һәм ширкәттә дә үтте.

22 февральдә Уфадагы Конгресс-холл бинасында төп чара – тантаналы җыелыш һәм ветераннар, бүгенге гаскәриләр өчен зур концерт булды. Президент Рөстәм Хәмитов тантанада чыгыш ясап бүләкләр өләште һәм үз чыгышында Башкортстан яугирләренең узган гасырлардан ук батыр хәрбиләр булуы хакында сөйләде.

23 февраль көнне Уфадагы чаралар ике урында дәвам итте. Иртәнге якта ук Җиңү паркында тантаналар башланды. Президент Рөстәм Хәмитов һәм башка югары җитәкчеләре андагы Мәңгелек ут алдына, шулай ук Муса Гәрәев каберенә, Миңнегали Шәйморатов, Александр Матросов һәйкәлләре янына чәчкәләр салды.

Башка бер зур чара Хөкүмәт йорты янындагы ял бакчасында булды. Анда килгән ветераннар, рәсми затлар һәм байтак иҗтимагый оешмалар вәкилләре Александр Матросов һәйкәленә чәчкәләр салды һәм митингта чыгыш ясады.Бу көнне Офицерлар йортында һәм башка кайбер мәдәният учакларында гаскәриләр өчен мәдәни програмнар һәм хөрмәтләү чаралары да оештырылды.

23 февраль көненең элекке чорларда төрлечә аталганы һәркемгә мәгълүм. Әмма эчтәлеге бер кала – Ватанны саклаучылар хөрмәтләнә торган көн. Үзе хәрби хезмәттә булган кешеләр өчен бу көн, әлбәттә, кадерле. Бәйрәмдә алар аерым бер хөрмәт күрә, бүләкләр ала.

Соңгы вакытта ил җитәкчелеге хәрби тармакка чыгымнарны берничә тапкырга арттыруы турында белдерә. Бу, әлбәттә, ниндидер сугышка әзерләнәбезме әллә дигән уйлар да тудырмый калмый. Бар дөнья, шул исәптән Русия дә икътисади көрчеккә терәлгәндә, хәрбиләргә хезмәт хакларын берничә тапкырга арттыру һәм хәрби чыгымнарга бюджетның зур өлешен юнәлтү акыллы гамәлме икән, дип хафалана аена 5-6 мең сумга эшләп йөрүче бюджет хезмәткәрләре.
XS
SM
MD
LG