Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә Путинны якларга Уфадан да бардылар


Путинны яклау чарасына Уфадан Мәскәүгә 300гә якын кеше киткән.
Путинны яклау чарасына Уфадан Мәскәүгә 300гә якын кеше киткән.

Башкортстанда кемнәрдер Ватанны саклаучылар көне чараларында катнашса, башка берәүләр Мәскәүгә Владимир Путинны якларга юлланды. Кайбер мәгълүматларга караганда, башкалага ике төркемдә 300гә якын кеше киткән.


Беренче төркем 22 февраль иртәсендә Мәскәүгә поездда юлланган. Анда йөздән артык кеше. Путинны яклаучылар арасында төрле һөнәр ияләре: эшчеләр дә, хезмәткәрләр дә, зыялылар да бар. Күпчелеге “Бердәм Русия” тарафдарлары һәм әгъзалары, шулай ук Берләшкән халык фронты дигән хәрәкәткә кушылган кешеләр.

Мәскәүгә икенче төркемнең Уфадан очкычта 23 февраль көнне китүе хакында хәбәр ителә. Анда да йөздән артык кеше булуы белдерелә. Төркемдә күпчелекне республиканың югары уку йортлары талиплары тәшкил итә. Мәскәүгә баручылар бу сәфәргә үз акчаларын тотынуларын әйтсә дә, әлеге чыгымнарны югары уку йортлары һәм төрле оешмалар күтәрәчәге хакында да мәгълүматлар бар. Анысы да бәлки шулайдыр, чөнки югары уку йортлары ректорларының һәммәсе дә “Бердәм Русия” фиркасе әгъзалары һәм Берләшкән халык фронтына кергән башка түрәләр.

Уфада да урам җыеннары үтәчәк

Шул ук вакытта бу атна азагында – 25-26 февраль көннәрендә Уфада да урам җыеннары үтәчәк. Аларны Владимир Путин яклылар да, “Гадел сайлаулар өчен” хәрәкәте вәкилләре дә оештыра.

25 февраль көнне урам җыены Уфаның Спорт сарае мәйданында була. Ә 26 февраль көнне “Гадел сайлаулар өчен” хәрәкәте тарафдарлары Уфадагы Октябрь проспекты буйлап Ленин мәйданына кадәр бара һәм анда митинг үткәрә. Әлеге чараны оештыручыларның берсе – Эдвард Мурзин әйтүенчә, анда ил президентын сайлауларда да, Уфа шәһәр шурасына сайлауларда да гадел тавыш бирү, иң мөһиме – тавышларны дөрес санауны таләп итүләр булачак.

Путин Уфага килә

Ә инде 27 февраль көнне премьер-министр Владимир Путин үзе дә Уфага килеп җитәчәк дип хәбәр ителде. Уфада 27-28 февраль көннәрендә бөтенрусия Аграр форумы үтәчәк. Путин әфәнде шул җыенда катнашу өчен чакырылган. Әмма бәйсез аналитиклар фикеренчә, Путинның Уфага килүе һәм бу форумда катнашуы ил президентлыгына кандидат сыйфатында үгет-нәсыйхәт өчен дә булачак.
XS
SM
MD
LG