Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүртөйледә Наҗар Нәҗмине искә алдылар


Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми
Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗми

Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә һәм районында танылган татар әдибе, Башкортстанның халык шагыйре Наҗар Нәҗмине искә алу чаралары булып үтте. Аның үзәгендә шигырь фестивале торды.


Моңа кадәр дүртөйлелеләр ел саен Наҗар Нәҗми истәлегенә әдәби-музыкаль кичәләр үткәреп килә иде. Анда Уфадан да байтак каләм әһелләрен чакыру матур гадәткә әйләнде. Быел исә якташлары Наҗар Нәҗмигә багышлап шигырь фестивален башлап җибәрергә булган. Фестиваль ике өлештә үткән һәм анда 64 кеше катнашкан. Әле Дүртөйле районы Миңеште авылында шигырь бәйгесенә йомгаклар ясау тантанасы оештырылды. Шушы бәйрәмдә катнашып кайткан татар шагыйрәсе Фәния Габидуллина “Азатлык” радиосына тәэссоратлары белән уртаклашты.

“Дүртөйлелеләр якташлары Наҗар Нәҗмине бик хөрмәтли. Узган елларда да бу бәйрәм даими үткәрелә килде. Ул гадәттә шигырь кичәләре кебек үтә иде, ә быел шигырь бәйгесе оештырылды. Бәйрәмнең төп үзенчәлеге булды бу”, ди Фәния ханым.

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина
Уфадан Дүртөйлегә Наҗар Нәҗмине искә алу тантаналарына танылган әдипләр Кадыйм Аралбаев, Ирек Кинҗәбулатов, Фәния Габидуллина һәм шушы районның данлыклы Әсән авылында туып үскән танылган татар җырчысы Радик Динәхмәтов барды. Казаннан Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин кунакка чакырылган. Наҗар Нәҗми исемендәге премиянең чираттагысы да нәкъ менә аңа тапшырылды бу бәйрәм барышында. Роберт Миңнуллинга бу бүләк Наҗар Нәҗмигә багышлап чыгарган “Милли җаным” исемле китабы өчен бирелә.

Бәйрәмнең үзәгендә булган шагыйрә Фәния Габидуллина әйтүенчә, шигырь фестиваленә йомгаклар ясау иң көтеп алынган мәл булган. Каләм әһелләре ике төркемдә аерым-аерым бәяләнгән: яшьләр һәм өлкәннәр арасында. Яшь иҗатчылар арасында Түбән Манчар авылыннан 5нче сыйныф укучысы Азат Мөхәммәтҗанов белән Наҗар Нәҗми исемендәге гимназия укучысы Әдилә Шәйбәкова әсәрләре югары бәя алды.

Өлкәннәр арасындагы бәйгедә беренче урынны Кәүсәр Гайсин яулады, икенче урынга Светлана Васикова, ә өченче урынга Әнисә Ягафәрова лаек дип табылды. Бәйрәм чарасы җыр-моң белән үрелеп барды һәм озак онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
XS
SM
MD
LG