Русиянең күп кенә шәһәрендә "Гадел сайлаулар өчен" дип исемләнгән урам җыеннары үтә.
Барнаулда чара "Сәяси масленица" исеме белән үткән. Хакимиятләр рөхсәте белән җыенда коммунистлар, "Яблоко", Халык иреге фиркасе һәм Сайлаучылар лигасы катнашкан.
Кемеровода җыен "Путинга бер тавыш та юк" шигаре белән үткән.
Томскида җыелган халык "Русия - Путинсыз" дигән шигарләр тотып чыккан. Ижауда узган чарада 300ләп кеше катнашкан.
Казанда уенчыклар катнашында нанопикет узды. Полиция анда биш уенчык катнашкан, дип хәбәр итте. Оештыручылар һәм аны күрүчеләр сүзләренә караганда, гадел сайлауга чакырган шигарләр тоткан уенчыклар саны 30лап булган. Нано-җыен ике сәгатьтән артык дәвам итеп тыныч тәмамланган.
"Уенчыклар да гадел сайлауларны яклый" исемле чараны Казанның ватандашлар берлеге һәм "Җәмәгать активистлары" исемле оешмалар оештырды. Беренче шундый "наномитинг" 7 гыйнварда Барнаулда узган иде. Җирле активистлар Алтай драма театры каршында карга киндер-сюрприз, Лего һәм башка уенчыкларга гадел сайлауга чакырып шигарләр элгән иде.
Барнаулдан кала мондый чаралар соңгы айларда Омски, Томски, Иркутски, Улан-Удэ һәм Петербурда узды.