Әфганстан президенты Хәмид Карзаи бүген халыкка мөрәҗәгать итеп тынычлыкны сакларга, экстремистларга киеренкелекне үз файдаларына кулланырга ирек бирмәскә чакырды.
Баграм хәрби һава базасында халыкара хәрбиләрнең дини китапларны чүплеккә ташлап яларны яндыру туктатылганнан соң инде алтынчы көн ил буйлап моңа протест чаралары дәвам итә. АКШ президенты Барак Обама һәм Әфганстандагы халыкара хәрби көчләр җитәкчелегенең әфган халкы алдында гафу үтенүенә карамастан, ризасызлык чаралары дәвам итте.
Кичә ачулы халык Кундуз шәһәрендә БМО вәкилчелеге бинасына бәреп керергә тырышканда дүрт кеше һәлак булды, 50ләп кеше яраланды.
Барлыгы соңгы көннәрдә бәрелешләрдә 30лап кеше һәлак булды.