Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада узган йөреш һәм урам җыенында 400ләп кеше катнашты


Уфада "Гадел сайлаулар яклы" халык Октябрь проспекты буйлап ике чакрымлык йөрештә катнашып Ленин мәйданына җыелды. Чарада "Сул фронт", "Теләктәшлек", "Уфа тавышы", "Яблоко" фиркасенең җирле бүлекчәсе, милли оешмалардан "Күк бүре" башкорт җәмәгатчелек оешмасы һәм Татар Иҗтимагый Үзәге вәкилләре, барлыгы 400ләп кеше катнашты.

Чыгышларда Владимир Путинны президент итеп сайламаска, өстенлекне Михаил Прохоровка бирергә чакырулар яңгырады.

"Халык гадел сайлау таләп итә, барлык шәһәрләрдә, республика буйлап шулай булырга тиеш", диде Кеше хокуклары хәрәкәтенең башкортстан бүлекчәсе рәисе Леонид Чернов.

Җыен резолюция кабул итү белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG