Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә оппозиция вәкилен психиатрия хастаханәсенә озатуны кануни дип тапты


Мәскүнең Преображенский мәхкәмәсе «Солидарность» хәрәкәте активисты Надежда Низовкинаны мәҗбүри рәвештә психиатрия хастаханәсенә җибәрүне кануни дип тапты. Низовкина якшәмбе пикетта катнашканда тоткарланган иде.

Активист Павел Шехман әйтүенчә, мәхкәмә карары нигезендә Низовкинаны Улан-Удэда яшәүче анасы килгәнче хастаханәдә калдырганнар. Ана кеше белән элемтәгә чыгу әлегә мөмкин булмаган.

Низовкина һәм «Башка Русия» хәрәкәте вәкиле Вера Лаврешина кичә «Лубянка җимерелергә тиеш», «Без оештыру җыены өчен» дигән плакатлар тотып Кызыл мәйданга чыккан иде. Полиция аларның икесен дә тоткарлады.
XS
SM
MD
LG