Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Сүриягә каршы яңа чикләүләр кабул итте


Европа берлеге тышкы эшләр министрлары Брюссельдәге очрашуда Сүриягә каршы яңа чикләүләр кабул итте.

Беренче чиратта сүз Европа берлеге илләрендә Сүрия үзәк банкы активларын туңдыру, Европага Сүрия авиаширкәтләре йөк рейсларын кертүне тыю турында бара. Юлчылар ташуны тыю турында карарны әлегә кертмәскә булганнар.
XS
SM
MD
LG