Accessibility links

Coca-Cola, McDonald’s, “Хендэ Мотор СНГ” Универсиадада хезмәттәшлеккә ният килешүе имзалады


Coca-Cola, McDonald’s, “Хенде Мотор СНГ” ширкәтләренең вәкилләре Казанда Универсиаданы оештыру дирекциясе белән хезмәттәшлеккә ният килешүе имзалады.

Coca-Cola ширкәтенең спорт стратегиясен үстерү директоры Стюарт Кросс, McDonald’s-ның үсеш һәм төзелеш вице-президенты Виктор Эйдемиллер, “Хендэ Мотор СНГ”-ның генераль директоры Лим Бюн Квом һәм Универсиада дирекциясе башлыгы Владимир Леонов әлеге килешүгә имзаларын салды.

Бу чарада катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов: "Уртак эшләр сизелерлек нәтиҗәләр бирер һәм башка проектларны тормышка ашыруда да элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәр”, дип әйтте.
XS
SM
MD
LG