Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Бакуда Евровидение-2012 сәбәпле кешеләрне күчәргә мәҗбүр итәләр


Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Азәрбайҗан башкаласы Бакуда Евровидение-2012-не үткәрү өчен арена төзегәнгә кешеләрне башка урынга күчәргә мәҗбүр иткән дистәләгән очрак теркәгән.

Хокук яклаучылар игълан иткән хисапта, җыр бәйгесе белән бәйле төрле проектларны сылтау итеп кешеләрне йортларыннан һәм фатирларыннан күчәргә мәҗбүр итәләр, дип әйтелә.

Бу хәлгә дучар булучылар аларга тәкъдим ителгән торакның моңа кадәр яшәгәнгә караганда күпкә начаррак булуын әйтә.
XS
SM
MD
LG