Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау: Хәрәмләшүләр һичшиксез булачак ди белгечләр


4 март узачак президент сайлауларында Татарстанда 10 меңнән артык күзәтүче эшләячәк. Бу – моңарчы күрелмәгән сан. Шуңа да карамастан, Зюганов, Жириновский, Миронов һәм Прохоров тарафдарлары хәрәмләшүләр һичшиксез булачак дигән фикердә тора.


1 мартта КПРФның Татарстан бүлекчәсендә сайлау алды кампаниясенә беренчел нәтиҗәләр ясалды. Республика комитетының беренче сәркатибе Хафиз Миргалимов фикеренчә, сайлауларның гадел рәвештә узачагына өмет юк. Ул хакимият 4 декабрьдә узган сайлаулардан соң тиешле нәтиҗәләр чыгармаган дигән фикердә тора. Шуңа күрә коммунистлар 5 мартта Казанда территориаль сайлау комиссияләре янында пикетлар үткәрмәкче. 10 мартта Ирек мәйданында митинг планлаштырыла.

Сергей Мироновның Татарстандагы ышанычлысы Азат Ислаев та хәрәмләшүләр һичшиксез булачак дип саный. Шулай да, сайлау алды агитациясенең Миронов өчен шактый уңышлы узганын җиткерде.

Татарстанда Владимир Жириновский мәнфәгатьләрен кайгыртучы Марсель Габдрахманов 4 мартка әллә ни зур өметләр багламый. Аның фикеренчә, барлык административ ресурс та Владимир Путин файдасына эшләячәк.

“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин рәсми рейтингларга ышана. “Барлык социологик сораштырулар Владимир Путинның җиңәчәген күрсәтә. Димәк, аның тарафдарларына, канун бозып, административ ресурска мөрәҗәгать итүдән ни файда?” ди ул.

Михаил Прохоровның ышанычлысы Гомәр Кадыйров, Казан белән Яшел Үзәнне тулысынча капладык, ди. “Моннан кала, тагын 6 районда күзәтүчеләребез эшләячәк. Күбесе 30дан алып 45 яшькәчә кешеләр. Алар – югары белемле, актив гражданлык позициясендә торалар. Милләт ягыннан караганда, татарлар белән урыслар бертигез”, дип сөйләде Кадыйров. “Чаллы кебек зур шәһәрдә нишләп күзәтүчеләрегез юк?” дигән сорауга Кадыйров болай җавап бирде: “Зур шәһәр булса да, Чаллы – үзенчәлекле шәһәр. Кызганыч, аннан күзәтүче булып эшләргә теләк белдерүчеләр булмады. Ә Михаил Прохоровның позициясе ап-ачык: берәүне дә мәҗбүр итмәскә, кеше үз теләге белән эшләргә тиеш”.

Кадыйров та хәрәмләшүләр һичшиксез булачак дигән фикердә тора. “Ләкин без аларга әзер. Күзәтүчеләребезне ничек эш итәргә өйрәттек. 4 март көнне Казанда мобиль төркемнәребез эшләячәк. Ул төркемнәрдә журналист-фотограф белән юристлар булачак. Барысын да, канунда ничек каралган, шулай теркәп барачакбыз, тиешле инстанцияләргә җиткерәчәкбез", ди Кадыйров.

Күзәтүчеләргә килгәндә, Прохоров ягыннан Татарстан сайлау бүлгеләрендә – 850ләп кеше, Зюганов ягыннан – 2,5 мең кеше, Миронов ягыннан 2 мең кеше эшләячәк икән. “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләре республикада урнашкан барлык 2 853 сайлау бүлгесендә дә эшләячәк. Моннан кала, “Гражданский голос” газетасының 100 хәбәрчесе дә Казанның төрле бүлгеләрендә күзәтүләр алып барачак. Алар – бәйсез күзәтүчеләр. Кайберәүләре 5 март көнне Габдулла Тукай мәйданында халык җыенын җыярга ниятли.

Күптән түгел оешкан Казан сайлаучылары лигасы да шәһәрнең өч мәйданында митинг үткәрергә гариза биргән икән. Казан мэриясеннән җавап әлегә юк.

Хөрмәтле укучылар, 4 мартта үтәчәк президент сайлауда канун бозу, хәрәмләшүләргә тап булсагыз, безгә хәбәр итә аласыз: azatliq@rferl.org. Шулай ук безгә фото һәм видеолар да җибәрү мөмкин: Азатлыкка фото, видео җибәрү бите.
XS
SM
MD
LG