Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбайҗанның Губа шәһәреннән хәрби техника чыгарылды


Азәрбайҗанның төньягындагы Губа шәһәреннән хәрби техника чыгарылды, кичә анда күпләгән кеше тәртипсезлекләр оештырган иде. “Интерфакс”, Губадагы мәгълүмат чараларына таянып, шәһәрдә хәрбиләр калган, урамнарда тыныч, дип хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне иртән меңнәрчә кеше хакимият бинасы каршындагы мәйданга җыелган иде. Халык район башлыгы Рәүф Габибовны эштән алуны таләп итте. Ул халыкны “сатлыкҗанлыкта” гаепләгән иде. Протест чарасы тора-бара тәртипсезлекләргә әйләнде. Хакимият шәһәргә хәрби техника, махсус билгеләнү гаскәрләре җибәрде. Демонстрантларны суаткычлар, яшь газы кулланып куып тараттылар.

Полиция һәм демонстрантлар ягыннан да зыян күрүчеләр бар дип хәбәр ителде. 22 кеше тоткарланган иде, әмма аларны озак тотмыйча иреккә чыгардылар.

Демонстрантлар таләбе үтәлде – Губа районы башлыгы Рәүф Габибов эштән алынды. Тәртипсезлекләргә җинаять эше ачылды.
XS
SM
MD
LG