Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең Якшур-Бодья төбәгендә татарлар милли йолаларны үтәргә тырыша


Рәсимә Дюкина татарлар тормышы турында сөйли
Рәсимә Дюкина татарлар тормышы турында сөйли

Удмуртиянең Якшур-Бодья төбәгендә татарлар саны меңгә дә тулмый. Әмма милли тормышта катнашырга, бәйрәмнәр уздырырга, йолаларыбызны үтәп яшәргә омтыла алар. Район татарларын җиде ел элек Мәрхәбә Зиннәтова берләштерде. Удмуртия ТИҮнең Якшур-Бодьядагы филиалын да Мәрхәбә ханым җитәкли.


Мәрхәбә ханым Зиннәтова: “Районда татарлар күп түгел, әмма без милли йолаларыбызны үтәп, бәйрәмнәребезне үткәрергә тырышабыз”, дип үткән елда башкарган эшләренә тукталды.

Зиратны карап, тәртиптә тоталар. Яшь гаиләләрдә бала туса, дини кануннар буенча исем кушалар. Сабантуйларын ел саен бик күңелле итеп уздыралар. “Бу бәйрәмдә район җитәкчеләре катнашмаса да, үз эшләре хисабына кертәләр. Үткән елда хәтта республика районнары арасында милли бәйрәмнәр саны уздырылуы буенча мәдәният бүлеге призлы урын алган”, дип көлеп тә куйды Мәрхәбә Зиннәтова.

Мәрхәбә Зиннәтова татар оешмасы әгъзасы Кәрам Кәрамов белән
Мәрхәбә Зиннәтова татар оешмасы әгъзасы Кәрам Кәрамов белән
Якшур-Бодья төбәгендә гомер итүче татарлар, кызганыч, телләрен белми. Күп кенә гаиләләр – алар арасында Арслановлар, Нуриевлар инде тулысынча диярлек руслашкан. Шуңа да балалар белән эшләүгә күбрәк игътибар итәргә ниятләре.

Удмуртиянең Красногорский районында күпчелекне удмуртлар тәшкил итә. Шуңа да татар гаиләләренә үзләрен саклап калу өчен аеруча кыен. Күбрәк гаиләдә татарча аралашып, җырларны өйрәтеп балалар күңеленә татарлыкны сеңдерергә тырышалар.

Райнның Бәрән авылында яшәүче өлкәннәр татар ансамбле оештырганнар. Үз төбәкләрендә генә түгел, күрше районнарга да концертлар белән йөриләр. Бу хакта Рәсимә Дюкина сөйләде.
XS
SM
MD
LG