Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда яшәүче җырлар авторының иҗат кичәсе үтте


Рәиф Бәһәветдинов фортепианода уйный
Рәиф Бәһәветдинов фортепианода уйный

Ижауда яшәүче күпсанлы җырлар авторы Рәиф Бәһәветдиновның иҗат кичәсе үтте. "Ул – олы моң иясе, искиткеч матур җырлар авторы. Аның әсәрләренә Татарстанда танылган композиторлар югары бәя бирде", ди хезмәттәше Әлфия Шиһапова.


Рәиф Бәһәветдинов Башкортстанның киң далаларыннан, биек тауларыннан, урман-кырларыннан, челтерәп аккан чишмәләреннән алган ул моң дәрьясын. Ижау мәдәният һәм музыка көллиятендә, аннан Казан консерваториясендә алган белеме Рәиф Бәһәветдиновка моң дәрьясын тормышка ашырырга ярдәм итә. Туган җирен сагынып яшәгәнгәдер дә, аның җырлары тулы моң.

“Татар көйләрендә, җырларында, танылган композитор Салих Сәйдәшев сүзләренчә, берничек тә тәрҗемә итә алмаслык аерым бер моң бар”, дип башлады әңгәмәбезне Рәиф әфәнде.

Беренче җырларын сиксәненче елларда иҗат итә башлый ул.

Шуннан соң бихисап җырлар туа. Рус авторлары сүзләренә язылган әсәрләре дә байтак. Рәиф сүзләренчә, “татар җырларын язарга җиңел түгел”, әмма ул үзен татар композиторы буларак танытты.

Рәиф Бәһәветдинов һәм хезмәттәше Әлфия Шиһапова
Рәиф Бәһәветдинов һәм хезмәттәше Әлфия Шиһапова
Рәиф Бәһәветдиновның үзенә генә хас моңы, аһәңе бар. “Язылган беренче җырларын ул “Шатлык” ансамбленә алып килде. Без аның белән бергә ансамбль оештырдык”, диде “Шатлык” коллективы җитәкчесе Фәния Гадалшина.

“Төрле җыр бәйгеләрендә катнашу өчен җырлар да сорап киләбез җирле авторыбызга, чөнки башкалар кебек җырларны кабатлап җырлыйсы килми, үз җырыбыз белән чыгыш ясарга телибез”, диде Фәния ханым.

Рәиф Бәһәветдинов күп еллар төрле хор коллективлары белән җитәкчелек итте. Казан консерваториясендә укыган елларында үзе дә хорда җырлый. Тыйнаклыгы, сабырлыгы, үз эшенә бик җаваплы карашы белән дә җәлеп итә итә ул үзенә.

Композиторның җырлары профессиональ, киң диапазонлы башкаручыга язылган. Җырчы Эльвира Новицкая: “Минем өчен язган шикелле. Бик яратам аның җырларын”, ди.

Эльвира Новицкая Рәиф әфәнденең “Чиксез рәхмәтем” җырын бик яратып башкара. Аның сүзләрен Ибраһим Биектаулы язган. Үзгәртеп кору чорында аларның кыска гына очрашуы озакка сузылган уртак иҗади елларга әверелә. Алар инде ике дистә ел бергә иҗат итәләр.

Рәиф Бәһәветдинов үз җырларын башкара
Рәиф Бәһәветдинов үз җырларын башкара
Шагыйрь һәм композиторның иҗатташлык нәтиҗәсендә алты дистәдән артык җырлар туа. Аларның тематикасы да төрле – лирик, тарихи, патриотик, дини, көнүзәк темалар да хас, балалар өчен язылган җырлары да бар. Нәкъ тарихи, патриотик җырлары белән Рәиф әфәнде төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, абруйлы урыннарга, дипломнарга лаек була.

Бәйгеләрдән композитор бер дә буш кул белән кайтмый. Күпсанлы дипломнары бәйгеләрнең хәтирәләре булып тора. Казанда композиторлар арасында узган “Барлау” һәм Чаллыда узган “Чишмәләр” бәйгесендә уңышлы чыгышы дәлиле булып торган дипломнары бик кадерле аңа.

Рәиф әфәнде дистә елдан артык Ижау педагогика көллиятендә музыка укытучысы булып эшләде, анда малайлар хорын җитәкләде, һәр ел Удмуртиядә уздырыла торган “Ир-атлар бердәмлеге” бәйгесендә дә җиңүчеләр исемлегендә аталды.

Рәиф Бәһәветдиновның хыялы – Казанда иҗат кичәсен үткәрү.
XS
SM
MD
LG