Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Украинаның FEMEN кызлары тоткарланган


Украинаның FEMEN хатын-кызлар хәрәкәте вәкилләре бүген президентлыкка намзәт Владимир Путин тавыш биргән сайлау бүлегендә ярымшәрә чара үткәрде. Бу чараны полиция күреп, кызларның өчесен тоткарлады.

Хәрәкәт башлыгы Анна Гуцол сүзләренчә, кызларны 15 тәүлеккә кадәр ябып куярга мөмкиннәр. Әлегә аларны нигә гаепләгәннәре билгеле түгел.

FEMEN-нең бу Мәскәүдә беренче генә чарасы түгел.
XS
SM
MD
LG