Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Ходорковский эшен яңадан карарга кушты


Русия президенты Дмитрий Медведев теркәлмәгән фиркаләр вәкилләре белән очрашуда
Русия президенты Дмитрий Медведев теркәлмәгән фиркаләр вәкилләре белән очрашуда

Русия президенты Дмитрий Медведев төрмәдә утырган ЮКОСның элекке башлыгы Михаил Ходорковский эшен 1 апрельгә кадәр яңадан тикшерергә кушты.

ЮКОС нефть ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковский салым түләмәү, нефть урлау һәм керемнәрен канунсыз рәвештә рәсмиләштерү гаепләве нигезендә Владимир Путинның элекке президентлыгы чорында 2005 елда хөкем ителде.

Президентлыгының соңгы көннәрендә Дмитрий Медведев Русиянең баш прокуроры Юрий Чайкага Ходорковский эшен яңадан карап чыгып, тикшерү нәтиҗәсен 1 апрельгә кадәр өстәлгә куярга кушты.

Хокук яклаучылар Ходорковскийны сәяси тоткын дип саный. Путин аны күп акча урлаучы дип игълан итеп төрмәгә утырту яклы иде.

Президент Медведев барлыгы 32 кеше, шул санда Ходорковскийның хезмәттәше Платон Лебедев эшен дә карап чыгарга кушты.

20 февраль көнне президент теркәлмәгән фиркаләр вәкилләре белән очрашты. Бу таләпне Медведевка шул фиркаләр башлыклары куйган булырга мөмкин, ди Ходорковский адвокатларының берсе – Юрий Шмидт.

“Мин моны формаль бер адым дип саныйм. Президент ул оппозиция вәкилләре белән үзе очрашырга теләде. Әлбәттә, тегеләре буш кул белән килмәде. Таләпләрнең берсе – алар сәяси тоткыннар дип санаган кешеләрнең исемлеген карап чыгу. Медведев эшләргә тиеш булганын эшләде – исемлекне прокурорга җибәрде. Ходорковский һәм Лебедевка килгәндә, минемчә бу очракта аларның эшенә уңай чишелеш табу ихтималы биредә тагын да кимрәк”, диде адвокат.

2005 елда Ходорковский салым түләмәүдә гаепләнде. 2010 елда аңа һәм Платон Лебедевка канунсыз табышны рәсмиләштерүдә яңа гаепләү белдерелде.

2010 елда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсендә яңа гаепләү укылгач, Ходорковский аны “саташу” дип атаган иде.

Әгәр хөкем карары көчендә калдырылса, 48 яшьлек Ходорковский 2017 елга кадәр төрмәдә калачак. Хәзер ул Карелиядәге колониядә утыра.
XS
SM
MD
LG