Accessibility links

Кайнар хәбәр

Cайлаудан соң халык урамга чыкты: Казан, Мәскәү, Петербур


Казан путинчылары җиңүне бәйрәм итте
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:44 0:00

Казан путинчылары җиңүне бәйрәм итте

5 март Казанда ике җыен үтте. Путин тарафдарлары Ирек мәйданында, аңа каршылар -- Мулланур Вахитов һәйкәле янында җыелды.


5 март көнне Казанда берьюлы ике җыен үтте. Путин тарафдарлары, өч меңгә якын кеше, Ирек мәйданына чыгып, аның үз сүзләре белән әйткәндә, "чиста җиңүен" җырлап-биеп бәйрәм итте [өстәге видео].

Ул арада Русия президенты сайлауларының рәсми нәтиҗәләре белән килешмәгән кешеләр Мулланур Вахитов һәйкәле янында җыелды. Бу митинг та, пикет та түгел иде, чөнки Казан мэриясе митинг үткәрергә рөхсәт бирмәгән.

200ләп кеше мәйданга килеп бер-берсе белән аралашып торды, журналистлар сорауларына җавап бирде. Казан телеканалларыннан гайре җыенны Петербурның 5нче каналы да яктыртты.

Килүчеләр арасында студентлар да, урта буын кешеләре дә, өлкәннәр дә бар иде. Берничә полицейский җыенны читтән күзәтеп торды. Ә бер ханым полициянең бер вәкиле белән бәхәскә кереп “Сез кануннарны үзегез дә белмисез, хәрәмләшүгә дә юл куясыз” дип үзенең позициясен аңлатып торды.

Шулай ярты сәгатьләп басып торганнан соң, кешеләр таралыша башлады. Азатлык радиосы бу җыеннан туры трансляция тәкъдим итте.



Мәскәү җыены

Якшәмбе үткән президент сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаучылар 5 март көнне Мәскәүнең Пушкин мәйданында да урам җыены үткәрде. Азатлык радиосы бу җыеннан туры трансляция тәкъдим итте. Оештыручылар әйтүенчә, анда 20 меңләп кеше катнашкан. Җыенда түбәндәге эчтәлектә резолюция кабул ителде:

  • Президент сайлавын ирексез һәм гаделсез дип санарга
  • Сайланган хакимиятне канунсыз дип санарга
  • Сазлык, Сахаров мәйданы таләпләрен көчендә калдырырга
  • Вакытыннан алда парламент һәм президент сайлаулары үткәрергә
  • Каршылык чараларын бар таләпләр дә үтәлгәнче дәвам итәргә

Киләсе каршылык чарасы 10 мартка билгеләнде.

Пушкин мәйданында тоткарлаулар

Мәскәүнең Пушкин мәйданында үткән каршылык чарасыннан соң анда катнашучыларны тоткарлаулар башланды. Интерфакс мәгълүматына күрә 200ләп кеше тоткарланган.

Мәскәүнең Пушкин мәйданында тоткарлаулар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:59 0:00


Петербурда протест митингы куып таратылды

5 мартта Петербурда да президент сайлау нәтиҗәләренә протест җыены үтте. Ул хакимият белән килештерелмәгән иде. Шәһәр канун чыгару җыены янында җыелган халыкны милиция тоткарлаулар һәм көч куллану белән таратты.

Петербурда протест митингы куып таратылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:41 0:00
XS
SM
MD
LG