Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның өченче мөддәтеннән ни көтәргә?


“The Economist” журналының күптәнге хәбәрчесе Эдвард Лукас, өченче мөддәттә дә Путиннан реформалар көтәргә кирәкми, ди.

Премьер-министр Владимир Путин өченче мөддәткә президент булып сайланганнан соң, аннан ни көтәргә? Британиянең “The Economist” журналының күптәнге хәбәрчесе, Русиядәге хәлләрне инде бик озактан күзәтеп килүче Эдвард Лукас, Азатлык радиосы сорауларына җавап биреп, соңгы арада реформа таләп итүләр көчәеп китсә дә, Путинның аларны үтәвен көтәргә кирәкми, ди.

– Инде көтелгәнчә, Владимир Путин тагын бер мөддәткә президент булып сайланды. Сайлау нәтиҗәләре белән килешмәүче оппозиция Мәскәүдә протест митингына чыгарга җыена. Хәлләр кая таба бара дип уйлыйсыз?

– Минемчә, Путин бу бәрелештә җиңсә дә, сугышны оттырды. Һәм ул сугышны ике яклап оттыра. Аның сайлау алды вәгъдәләре үтәлерлек түгел. Бер мичкә нефть бәясе 110 доллар булганда, Путин ул вәгъдәләрен үти алмаячак. Шулай итеп ул үз тарафдарларының күңелен кайтарачак. Протест белдерүчеләрне Русиянең модернизациягә һәм плюралистик сәяси системага таба баруына ышандыра алмавы аның икенче җиңелүе булачак.

– Сәяси элитадагы күпләр, элекке финанс министры Алексей Кудрин кебекләр Путинга реформалар үткәреп икътисадны төрлеләндерергә, нефть һәм газга бәйлелекне киметергә, сәяси системны ачыграк итәргә кирәклеген әйтеп килде. Сез андый үзгәрешләр мөмкинлеген күрәсезме?

– Әгәр Путин чыннан да реформалар үткәрергә җыенган булса, ул президент булып утырган сигез елда аның сәяси көче дә, акчасы да чикләнмәгән иде. Әмма ул реформалар үткәрмәде. Соңгы дүрт елда да аның мөмкинлекләре бар иде. Йөртүче урынына утырган кеше реформалар турында сүз сөйләсә дә, реформа булмады. Хәзер инде ул реформалар булыр дип ышануы бик кыен.

– Путинның илне кая таба алып барачагын нәрсәләргә карап чамалап була?

– Ниләр булуын тыштан без яңа хөкүмәтнең ничек төзелүенә карап чамалый алабыз. Аңа динозаврлар, каты кул кешеләре керерме яки Кудрин кебек либерал булып күренүчеләр керерме? Әмма чын көрәш сәхнә артында барачак, чөнки Путин тирәсендәгеләр һәм Путин артында торучылар бу нәрсәләрдән инде туйган. Алар табигый байлыклардан һәм бюрократик түләүләрдән үзләренә дистәләрчә миллиард доллар китерүче талау машинасы төзегән һәм аны туктатырга теләми.

– Реформаларга нинди дә булса киртәләр бармы?

– Иң мөһиме - һәртөрле чын реформа кануннарның үтәлүен һәм киңкүләм матбугат чараларының бәйсезлеген таләп итә. Кануннарның өстенлеге һәм бәйсез матбугат булу белән Путин һәм аның якыннары турында бик тә кыен сораулар күтәреләчәк. Алар ничек итеп шулай нык баеп киткән? Барлык акчалар кая киткән һәм шул кадәр күп кешене кемнәр үтергән? Кыяфәт өчен генә түгел, ә чын-чынлап ачык сәяси система урнашу белән кешеләр бу сорауларны күтәреп җаваплар таләп итәчәк.

– Халык арасында реформалар, бүлешү һәм тәэсир мәсьәләсендә бик тирән бүленеш бар. Моның нәтиҗәсе нинди булыр?

– Элита беркайчан да бердәм булмады. Бүленеш һәрчак тирән иде. Ул бераз бүре өерен хәтерләтә. Алар барысы да бер-берен тешли, әмма барыбер баш бүрегә буйсыналар. Баш бүре хәзер картрак һәм таушалганрак күренә. Хәзер бүре өерендәге кайберәүләр баш бүре булу турында уйлый яки ахыр чиктә башкасы баш бүре булса, миңа начаррак булмасмы икән дип курка. Гадәттә сәхнә артында этеш-төртеш бик күп булса да, Путин көчсезрәк күренү сәбәпле, хәзер ул тагын да артты.

– Протест хәрәкәте әле дә шактый көчле, сез дә элитаны буйсынырга теләмәүче итеп сурәтлисез. Алга таба безгә ни көтәргә кирәк?

– Минемчә буталчык булачак. Оппозициянең җиңәрлек хәле юк. Хакимиятнең дә оппозицияне ныклап бастырырлык мөмкинлекләре юк. Хакимият аларны бастыра алыр дип уйламыйм. Шуңа күрә озакка сузылган һәм нәтиҗәсез көрәш булыр дип исәплим. Иң мөһиме - хакимият хәзерге хәлдән чыгу өчен хәзер нинди хәйлә уйлап чыгарыр.
XS
SM
MD
LG