Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада сайлау көнне каршылык чарасы узды


Бер төркем ялангач хатын-кызлар каршылык чарасы уздырды. Уфа, 4 март, 2012 ел
Бер төркем ялангач хатын-кызлар каршылык чарасы уздырды. Уфа, 4 март, 2012 ел

4 март Русия президентын сайлау белән бергә башкала хакимияте һәм кайбер районнарда җирле үзидарәләргә сайлау да узды.


Сайлау узган көнне бер төркем ялангач хатын-кызлар каршылык чарасы уздырды. Алар шәһәр шурасына либерал-демократларның фирка исемлегеннән төшереп калдырылган Юлия Заһитованы кабат исемлеккә кайтаруны таләп итте.

Юлия Заһитованы републиканың югары мәхкәмәсе сайлау компаниясе кануннарын бозган өчен дип исемлектән төшереп калдырган иде. Әлеге ялангачлар пикетында дүрт хатын-кыз катнашты. Алар либерал-демократлар утырган бина каршында сак хезмәте куып җибәргәнгә кадәр басып тордылар.

Уфа шәһәре шурасына 36 депутат сайланды. Балтач районында җирле үзидарәгә сайлауда бер намзәтнең күзәтүчесе булып барган Башкортстан татар иҗтимагый үзәге әгъзасы Лилия Хөсәенова кайбер күзәтүләре белән бүлеште:

Лилия Хөсәенова
Лилия Хөсәенова
“Президент сайлавын күзәтүче булмавым сәбәпле, миннән шикләми эш иттеләр. Башта һәр намзәткә җыелган бюллетеньнәрне аерып өеп куйдылар. Әлбәттә, иң күбе Путинга, аннан кала аз гына аерма белән Зюганов бюллетеньнәре өеме калыкты. Прохоров, Жириновский һәм Мироновларга да тавыш биргән бюллетеньнәр бар иде. Шуннан сайлау комиссияе рәисе юкка чыкты. Ул бер ун минуттан соң гына килеп керде һәм тавышларны исәпләячәкләрен хәбәр итте. Шул вакытта Зюгановка дигән тавышларның бер өлешен Путинга куштылар.

Калган намзәтләрнең дә бюллетеньнәрен куштылар. Нәтиҗәдә Путинга – 900дән артык, Зюгановка – 6, Жириновскийга 2 кеше тавыш биргән итеп калдырылды. Миронов һәм Прохоровларга бирелгән тавыш бөтенләй тулысынча үзләштерелгән булып чыкты. Мин үзем һәм Уфадан килүче тагы берәү талоннар белән анда тавыш биргән идек. Без икебез дә Мироновны сайладык. Ә аңа тавыш бирүче берәү дә булмаган дип табылды. Менә шулай мин үз күзләрем белән хәрәмләшүләрне күреп кайттым”.

Путин Башкортстанда 75% җыйган

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе Русия президентын сайлау нәтиҗәләренә күрә Путин Башкортстанда 75,28% тавыш җыйган. Зюгановның – 14,18%. Жириновский һәм Прохоровның тигез, алар 3,64% тавыш җыйганнар. Мироновның – 2,49%. Сайлаучыларның 76,38% ты тавыш биргән.

Иң күп тавыш бирүләр Тәтешле, Хәйбулла, Бөрҗән, Караидел, Илеш һәм республика президенты Рөстәм Хәмитовның әти-әнисе туган Балтач районында. Бу районнарда сайлау хокукына ияләрнең 95%ты тавыш бирүдә катнашкан. Шәһәрләр арасында иң алда Сибай. Анда сайлаучыларның – 79,5 %, Салаватта 78 %ы тавыш биргән. Уфада сайлаучыларның 68 %тан артыгы катнашкан.

Хәрәмләшүләр

Сайлау көнендә Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә канун бозулар уңаеннан алтмыштан артык шалтырату булган. Уфаның өч сайлау урынында – 335, 397 һәм 415нче сайлау бүлекләрендә күпләп бюллетеньнәр ташларга тырышу очрагы булган. Бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Наилә Алтынова хәбәр итте.

Белореттагы сайлау урынында урнаштырылган веб-камера сурәте, 4 март 2012
Белореттагы сайлау урынында урнаштырылган веб-камера сурәте, 4 март 2012
Канун бозуларга килгәндә, тавыш санар вакыт җиткәч, журналистлар, күзәтүчеләр һәм киңәшләшү хокукына ия комиссия әгъзалары чыгарып җибәрелгән. Беренче чиратта бәйсез журналистлардан котылганнар. Башкаланың 33нче санлы сайлау урыныннан “Гражданский голос”, “Яблоко России” гәзитләре хәбәрчеләре, “Иң гадел күзәтүче” хәрәкәте вәкилләре куып чыгарылган. 338нче санлы сайлау урыныннан Рен ТВ Уфа тележурналисты, 142нче сайлау урыныннан “Гражданский голос” хәбәрчесе чыгарылып җибәрелгән. 312, 355, 309, 117, 334, 133, 315, 259, 365, 145, 232,243, 261, 260, 404, 356, 270, 357, 353, 232, 262, 47 һәм 100нче сайлау бүлекләреннән Рен ТВ Уфа, “Вести–24” телеканаллары, “Милицейская волна” радиосы журналистлары сөрелгән. 291, 118, 68, 291, 119, 261, 304 һәм 67нче сайлау урынарыннан киңәшләшү хокукына ия күзәтүчеләр чыгарылып җибәрелгән.

“Яблоко” фиркасе бүлекчәсе хәбәренә караганда, “Яблоко России” гәзите журналисты башкаланың 28, 166, 383 һәм Архангель районының 880нче санлы сайлау урыннарыннан чыгарылган.

Коммунистлар фиркасе бүлекчәсе “Коммунист Башкортостана” гәзите хәбәрчесе һәм күзәтүчеләренең күп кенә сайлау урыннарыннан чыгарылып җибәрелүен ирештерде. Алар сүзләренчә, башкаланың 243нче сайлау бүлегендә карар чыгару хокукына ия сайлау комиссиясе әгъзасы да чыгарылып җибәрелгән.

“Гадел Русия” фиркасе бүлекчәсе башкаланың 404нче сайлау бүлегеннән күзәтүчеләрен куып чыгаруларын хәбәр итте. Аңа караганда, күзәтүче тавыш санаганда 900дән артык бюллетень тапканнан соң аны өч полиция хезмәткәре урамга чыгарып җибәргән, аннан соң киемен чыгарып ыргытканнар.

Уфада “Голос” ассоциациясе хәрәмләшүләр һәм канун бозулар буенча мәгълүмат туплавын дәвам итә.

5 март башкаланың Ленин мәйданында Владимир Путинны яклаучылар “Яз килде” исемле концерт карады. Анда меңгә якын тамашачы катнашты. Шул ук көнне сайлаулардагы хәрәмләшүләргә каршы чара да узды. Алар Уфаның Нефтьчеләр мәдәният сарае каршында җыелып, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе утырган бина каршына килде. Анда 400гә якын кеше катнашты.
XS
SM
MD
LG