Русия хакимияте белдерүенчә, Дагытсанда бер хатын-кыз интихарчы бомба шартлатып биш полиция хезмәткәрен үтергән, икесен яралаган.
Һөҗүм сишәмбе кичендә башкала Махачкаладан 30 чакрымлап көньяктагы Карабудахкент авылында булган.
Kavkazcenter.com сәхифәсе бу һөҗүмдә ун полиция хезмәткәренең үтерелүен хәбәр итә. Бу мәгълүматның дөреслеге тикшерелмәгән.
Сишәмбе көнне Дагыстанның Каспийски шәһәрендә полиция бүлгесенә кораллы ике кеше килеп кереп ут ачкан һәм бер полиция хезмәткәрен, бер җирле кешене үтергән.