Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мэриясе оппозициягә 10 мартта митинг үткәрергә рөхсәт бирде


Мәскәү мэриясе оппозициягә 10 мартта Арбат мәйданында 50 мең кеше катнашында митинг үткәрергә рөхсәт бирде.

Бу чараны оештыручыларның берсе, “Сул фронт” лидеры Сергей Удальцов, хакимиятләр, әгәр митингка килүчеләр җәяүле сукмакларына гына сыймаса, Яңа Арбатта машиналар йөрешен дә туктатырга әзер, дип әйтә.

“Солидарность” хәрәкәтенең сүзчесе Ольга Шорина сүзләренчә, митингта президент сайлауда катнашкан күзәтүчеләр чыгыш ясаячак. Алар сайлау көнне булган канун бозулар турында сөйләячәк.

Чараны оештыручылар әйтүенчә, 5 мартта Пушкин мәйданында куелган таләпләр янә күтәреләчәк. Анда кабул ителгән резолюциядә “Президент сайлау ирекле һәм гадел булмады”, “Сайланган хакимият легитим түгел” дигән юллар да бар. 10 мартта булачак чарада “Кабат сайлау үткәрү” таләбе дә куелыр дип көтелә. Митинг Мәскәү вакыты белән көндезге бердә башланачак.
XS
SM
MD
LG