Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хатын-кызларны хөрмәтлиләр


Уфа урамында полиция хезмәткәре чәчәк тарата
Уфа урамында полиция хезмәткәре чәчәк тарата

Башкортстанда хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан ял көннәре дәвам итә. Гүзәл затлар өчен бихисап мәдәни чаралар да оештырыла.


Башкортстанда 8 март уңаеннан хатын-кызларны котлыйлар. Бәйрәм алдыннан республика йортында Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов бер төркем хатын-кызларга “Ана даны” билгеләрен тапшырды. Бу юлы аның кулыннан 58 хатын-кыз әлеге билгене алды. Алар күпбалалы – биш һәм аннан да күбрәк бала карап үстерүчеләр. Рөстәм Хәмитов бу яктан Башкортстанны Русиядә иң алдынгы төбәкләрдән булуын әйтте: “Безнең республикада 34 мең күпбалалы гаилә исәпләнә. Бу ил буенча югары күрсәткеч. Хакимият күпбалалы гаиләләрне яклауны өстенлекле бурыч итеп саный”. Бүләкләнүчеләр арасында 5500нче юбилей санлы билге Архангель районыннан килгән Фәрзәнә Хаҗиәхмәтовага тапшырылды.

​Уфа урамнарында юл хәвефсезлеге хезмәтләре башлыча хатын-кыз машина йөртүчеләрне генә туктата. Юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозганнары өчен түгел, ә бәйрәм белән котлау өчен.

Таможня хезмәте биргән мәгълүматка караганда, февраль аенда республикага 730 мең долларлык 80 тонна чәчкә кертелгән. Март аеның беренче атнасында гына да 42 тонна чәчкә кертелгән. Аларның дүрттән бере – гөлчәчәк, икенче урында – алтын чәчәк һәм өченче урында – канәфер чәчәкләре. Чәчәкләр Эквадор, Колумбия, Нидерланд һәм Израил дәүләтләреннән китерелә.

Милли хәрәкәттә катнашучылар бәйрәм белән котлый

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары хатын-кызлар көне уңаеннан мәдәни чара уздырды. Анда милли хәрәкәттә катнашучылар концерт куйды. Кичә җыр-биюләр, котлаулар, тәбрикләүләр белән аралаштырып алып барылды.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге шурасы рәисе урынбасары, професcор Мәҗит Хуҗин:

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
“Кадерле хатын-кызкайларым минем! Сез безнең өчен иң кадерле кешеләр. Сез булмасагыз, дөнья да булмас иде. Мин сезнең барыгызга да исәнлек-саулык һәм бәхет телим. Яшьләргә бер теләгем – әниләрегезне бер минутка да хәтерегездән чыгармагыз. Кайтып йөрегез, шалтыратыгыз, хатлар языгыз. Исән чакларында аларның кадерен белеп яшәгез”.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин:

Рәис Карачурин
Рәис Карачурин
“Хатын-кызлар ирләр белән ярышып шпаллар күтәрә, трамвай-тролейбуслар йөртә. Галимнәр, әдәбият, сәнгать әһелләре арасында да күпчелек – хатын-кызлар. Сезнең бөеклек һәм нәфислек алдында без баш иябез. Хатын-кызлар исеме белән кырыкка якын җыр иҗат ителгән. “Бибинур”, “Әкълимә”, “Раушания”, “Гөлҗамал” һәм башкалар һәм башкалар. Ә бит бер генә ир-егеткә дә җыр юк. Без сезне бик зурлыйбыз, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек телибез!”

Билгеле шагыйрь Фәрит Габдрәхим:

Фәрит Габдрәхим
Фәрит Габдрәхим
“Мин барлык котлауларга кушылып бер хәдис кенә әйтәм: җәннәт аналарның аяк астында”.

Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре арасында сәләтләр бик күп булып чыкты. Баян, гармун һәм тальянда, гитарада, мандолинада уйнаучылар, җырчылар, биючеләр, шигырь сөйләүчеләр сәләтләрен күрсәтергә чират торды.

Кичә “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Хатын-кызларга бүләк – мәдәни чаралар

9 март көнне Башкорт дәүләт филармониясе сәнгать осталары хатын-кызлар өчен махсус әзерләгән зур концертын тәкъдим итә. Анда күренекле җырчылар белән бергә яшь башкаручылар да катнаша. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге ир-атлар. Бу аңлашыла да, нәкъ менә алар бу тамашаның сценариен әзерләгән һәм гүзәл затларга мәдхия җырлауны күз уңында тоткан.

Бай мәдәни програмны бу көннәрдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры, Уфа “Нур” татар драма театры, кайбер мәдәният сарайлары да әзерләгән. Аларга кунакларны районнардан да чакырганнар. Авыл җирләреннән чыгып китә алмаган хатын-кызларга бу өч көнлек ял көннәре аз гына булса да эш-мәшәкатьләрдән арынып тору өчен бер форсат.

Гөлфия Янбаева
Гөлфия Янбаева
Башкортстанның танылган хатын-кызлары журналистлар белән узган “түгәрәк өстәл” сөйләшүендә хатын-кызларның бүгенге җәмгыятьтә тоткан роле хакында үз фикерләре белән уртаклашты. Сөйләшүдә Башкорт хатын-кызлары оешмасы рәисе, күренекле фольклорчы галимә Розалия Солтангәрәева белән Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты комиссиясе җитәкчесе, “Кичке Өфө” гәзите баш мөхәррире Гөлфия Янбаева да катнашты.

Фикер алышуда хатын-кызлар гаилә карарга гына тиешме, әллә инде җәмгыятьтә югары җитәкче урыннарга менеп, карьера ясап, җитди мәсьәләләрне хәл итүгә дә үз өлешен кертергә тиешме дигән сораулар тирәсендә бәхәс тә кузгалып алды. Розалия Солтангәрәева фикеренчә, хатын-кызлар, шул исәптән башкорт хатын-кызлары да, гаиләдә генә йомылып калырга тиеш түгел. “Әлбәттә, хатын кеше гаиләдә президент ролен үти ала, әмма иҗтимагый-сәяси тормышта да актив булырга тиеш ул”, ди Розалия ханым.

Розалия Солтангәрәева
Розалия Солтангәрәева
Гөлфия Янбаева да үз фикерен җиткерә. “Безгә хәзер ир-атларның да вазифаларын йөкләтеп беттеләр. Ә бит хатын-кыз гаилә учагын саклаучы булырга тиеш. Аңа президент булу да, зур түрә булу да кирәкми”, ди Гөлфия ханым.

Хатын-кызның тормыштагы урыны хакында мең кеше мең төрле фикер белдерә ала. Шулай да һәр хатын-кыз үз урынын демократик илдә үзе билгели, үз язмышын үзе сайлый. Гүзәл затларга депутат булу да, зур ширкәтләр җитәкчесе булу да килешә. Әмма ул барыбер үзенең төп асылын, хатын-кыз миссиясен, өй ямен саклаучы гүзәл зат булуын да онытырга тиеш түгел, билгеле. Шул чакта гына тигезлек-гармония була ала.
XS
SM
MD
LG