Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрә Фәния Чанышева: "Татар хатыннарына һәйкәл куярлык"


Фәния Чанышева
Фәния Чанышева

Уфада яшәүче танылган татар шагыйрәсе Фәния Чанышева да бу көннәрдә язның иң матур бәйрәме уңаеннан күп котлаулар кабул итә. Ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергән уңган әни дә ул. Тормыш иптәше, танылган галим һәм шагыйр Гыйлемдар Рамазановның ныклы терәге, таянычы да булды.


Танылган әдибәбез Башкортстанның Бүздәк районындагы данлыклы татар авылы Күзәйдә туып үсә. Халкыбызга әллә никадәр затлы-зыялы шәхесләр биргән авыл ул. Татар морзалары Чанышевлар, Еникеевлар, Кинзикеевлар бу якларның данын бик еракларга таныткан.

Шагыйрә Фәния Чанышева үтә дә тыйнак кеше. Тормыш-көнкүрештә генә түгел, ә әрсез әдәби мохиттә дә матур күңелле кеше булып кала белде ул. Башкалар терсәкләрен тырпайтып мактаулы исемнәр, дан-шөһрәт даулаган чакта да читтәрәк, аулактарак булырга тырышты. Фәния ханым институтта укытучы һөнәрен алып чыкса да, берничә ел гына шул өлкәдә эшләп кала. Тормыш көтү, гаилә карау аны шушы яраткан шөгыленнән аера.

“Төп үкенечем шул гына, ә башка яктан язмышым миһербанлы булды миңа. Өч бала тәрбияләп үстердем. Аналарның хис-тойгылары бик тә таныш миңа”, ди Фәния ханым. 8 март бәйрәме уңаеннан аның хатын-кызларга теләкләре дә, гүзәл затларга багышланган шигырләре дә бар. “Азатлык” радиосы тыңлаучыларына ихлас күңелдән шуларны җиткерә Фәния ханым.

Әдәби әсәрләрендә тормышка ана йөрәге һәм укытучы күңеле белән бага танылган әдибә. “Татар хатыннарының сабырлыгына һәйкәл куярлык”, ди Фәния ханым. Үзе дә кул кушырып утырмый тынгысыз әдибәбез. Үзенең 86 яшьлек гомер үренә тагын да зуррак рухи йөкләр алып менү хәстәре белән яши ул.
XS
SM
MD
LG