Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сарытауда “Гадел сайлаулар өчен” митингы үтте


Сарытауда бүген, хакимиятләр белән килешенгән, “Гадел сайлаулар өчен” кампаниясе кысаларында митинг үтте.

Бу чараны шәһәрнең сайлаучылар берләшмәсе оештырган. Анда төрле мәгълүматларга караганда, 50 дән алып 150 кеше катнашкан. Чарада “Яблоко”, КПРФ, ЛДПР, оппозициядәге “Солидарность” хәрәкәте вәкилләре һәм шулай ук активистлар да булган.

Бу чарада “Путин, син безне хөрмәт итәргә мәҗбүр түгелсең, әмма оппозицияне тыңларга мәҗбүр” дигән шигарь күтәрелде, дип хәбәр итә “Интерфакс”.
XS
SM
MD
LG