Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хорватия парламенты Европа Берлегенә кушылу килешүен раслады


Хорватия парламенты бертавыштан Европа Берлегенә кушылу килешүен раслады. Бу килешү декабрь аенда Брюссельдә имзаланган иде.

Хорватия хөкүмәте башлыгы Зоран Миланович, тавыш бирер алдыннан канун чыгаручыларга, Европа берлеге “яхшырак һәм иминрәк тормышка ирешү чыганагы булып тора”, дип әйтте.

2013 елның 1 июлендә Европа берлегенә формаль кушылу өчен килешүне берлекнең 27 ил-әгъзасы расларга тиеш. Бүгенгә Маҗарстан, Словакия, Болгарстан, Мальта һәм Италия раслаган.

Хорватиядә гыйнвар аенда Европа берлегенә кушылу өчен үткән референдумда ил ватандашларының 66 проценты хуплап тавыш биргән иде.
XS
SM
MD
LG