Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израилның ут ачуы нәтиҗәсендә Газзә сызыгында ике кеше һәлак булды


Израилның иртән Газзә сызыгына һава һөҗүмендә ике фәләстинле һәлак булган. Аның берсе – 12 яшьлек малай, ә икенчесе – фәләстин төркеменә кергән сугышчы. Аларның үлемен фәләстин табибы раслады.

Израил саклану министрлыгы хәбәрләренә караганда, һөҗүмнең максаты булып фәләстиннәрнең ракета җиһазлары торган. Элегрәк Газзә сызыгы ягыннан Израил көньягына ут ачылган иде.

Соңгы эч көндә Израил һава һөҗүме нәтиҗәсендә Газзә сызыгының 17 кешесе үлде.

Төбәктә вәзгыять кискенләшүе сәбәпле, Израилның көньягында якшәмбе мәктәпләрдә укулар булмаган. Хакимият җирле халыкны өйләреннән чыкмаска чакыра.
XS
SM
MD
LG