Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркель: 2014 елга Әфганстаннан алман хәрбиләренең чыгарып бетерү хәл ителмәгән


Германия канцлеры Ангела Меркель әлегә алман хәрбиләренең 2014 елга Әфганстаннан чыгарып бетерү хәл ителмәгәнен әйтте.

Бу хакта ул Әфганстан төньягында урнашкан Мазари-Шәриф шәһәрендәге алман хәрбиләре ныгытмасында булганда белдерде.

Германия канцлеры Әфганстанга Кандаһарда американ хәрбие тарафыннан 16 тыныч халыкның үтерелүеннән соң икенче көнне кисәтүләрсез генә килде.

АКШ президенты Барак Обама Әфганстан президенты Хәмит Карзаи белән телефон сөйләшүе вакытында Кандаһардагы җинаятькә кагылышы булганнар җавапка тартылачагын вәгъдә итте.

Талиплар американнардан уч алачагын әйтте. Төрле янаулар белән белдерүләр исламчылар сәхифәсендә барлыкка килде.
XS
SM
MD
LG