Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсгать Сәфәровка – шампан шешәсе


Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров
Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров

52 яшьлек Сергей Назаровның үлеме тирәсендә вакыйгалар куерганнан-куера бара. Казан активистлары атнакич Татарстан эчке эшләр министрлыгы бинасы янында акциягә әзерләнә.

“Котырган полициягә каршы” дигән акцияне оештыручылар белдерүенчә, әлеге чара тыныч рухта узачак. Катнашучылар кулларына шампан шешәсен тотып министрлык бинасы янына киләчәк. Шешәләрдә Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәровка язылган хатлар урнаштырылачак.

Акциягә чакырулар төрле социаль челтәрләрдә таратыла. Чарада катнашырга ризалык бирүчеләр саны әлегә йөз тирәсе.

Казандагы хәл турында Twitter бәхәсе
Казандагы хәл турында Twitter бәхәсе
Әйтергә кирәк, Татарстан полициясенә тап төшергән бу вакыйга интернет челтәрендә зур шау-шу уятты. Мәсәлән, Twitter-да @Ruslan1616 исемле кулланучы Әсгат Сәфәровка шампан шешәсен бүләк итәргә тәкъдим итә. Анатолий Кондратьев үзенең укучыларын Татарстанга очып кайтырга чакыра: “Эчке эшләр министрлыгында кешеләрне үтерәләр һәм мыскыл итәләр, ә эчке эшләр министры ничек утырган - шулай утыра. Рәхмәт президентка!” ди ул.

Cәфәровны булган хәлләрдә гаепләмәскә чакыручылар да бар
Cәфәровны булган хәлләрдә гаепләмәскә чакыручылар да бар
Шул ук вакытта министр Сәфәровны булган хәлләрдә гаепләмәскә чакыручылар да бар. Әйтик, Лилия Галиәкбәрова Сәфәровка карата булган тәнкыйтьне сәяси провокация дип атый.

Александр Шагулин Сәфәровтан башка берәү дә Универсиадада куркынычсызлыкны тәэмин итә алмас дигән фикердә тора. Ленар Шәрипов Сәфәров үзе түгел, система гаепле, ди. Гомумән, Әсгать Сәфәровка теләктәшлек белдерүчеләр Twitter-да махсус акция дә башлап җибәрде. Алар #рукипрочьотсафарова дигән тренд куллана.

Казандагы шушы шау-шу инде Мәскәүгә дә барып җитте - социаль челтәрләр аша иртәгә анда Татарстанның Русия башкаласындагы даими вәкиллеге каршына ак чәчәкләр салу тәкъдиме таратыла.
XS
SM
MD
LG