Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миргалимов кайбер түрәләрне "Дальний" полициясе белән чагыштырды


Сулдан уңга: Казан шәһәр думасы депутаты Илгизәр Вәлиев, КПРФ депутатлары Валентин Кострин, Хафиз Миргалимов
Сулдан уңга: Казан шәһәр думасы депутаты Илгизәр Вәлиев, КПРФ депутатлары Валентин Кострин, Хафиз Миргалимов

Татарстан коммунистлары башлыгы Хафиз Миргалимов 15 мартта Дәүләт шурасында журналистлар белән очрашып, торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы проблемнар һәм аларны чишү юллары турында сөйләде. "Вазифаларын тиешенчә башкармаган түрәләрнең “Дальний” полиция хезмәткәрләреннән аермасы юк", диде ул.


Дәүләт думасы һәм президент сайлаулары үтсә дә, халык тормышына зур йогынты ясаган проблемнар барыбер калды. Хакимият бу проблемнарны чишеп бетерә алмый. Бигрәк тә торак коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр сайлаучыларыбызның 90%ын борчый, дип белдерде Хафиз Миргалимов.

“Тарифлар арта, хезмәт сыйфаты кими”

Аның сүзләренчә, халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтүдән читләшеп, бу эшне шәхси оешмаларга тапшырган дәүләт зур хата җибәрде. Әлеге шәхси оешмаларның күбесе үз кесәләрен калынайту ягын эзли башлады. Күбрәк керем алу максатыннан тарифлар һәм идарә компанияләренең комсызлыгы артты, ә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты кимеде, ди ул.

Миргалимов бу проблемны хәл итү өчен хезмәт күрсәтүнең бер өлешен кире дәүләт кулына кайтарырга кирәк дип саный.

Бу өлкәдә көндәшлек кирәк. Реаль көндәшлек булганда кемнең ничек эшләве бик яхшы күренер иде. Ә бездә көндәшлек юк дәрәҗәсендә. Моңарчы дәүләт бу тармактагы эшләрне читтән күзәтеп тормакчы иде. Әмма күзәтеп торып кына булмый. Күчеш чорында бу өлкәдән 100% китү халыкка хезмәт күрсәтүгә тискәре йогынты ясады, дип белдерде Миргалимов.

Кайсы өлкәне алып карасак та, күп кенә тармакларда кануннарның тиешенчә үтәлмәвенә юлыгырга була. Моңа исә ике юнәлештән чыгып карарга кирәк. Йә канун була торып халык үз хокукларын белми, яисә тиешле хокук органнары бу хокукларны халыкка җиткерми, ди ул.

“Үз вазифасын башкармаган түрә канунны боза”

Миргалимов фикеренчә, канунны кабул итеп кенә, аны автомат рәвештә эшләтеп җибәреп булмый. Аның өчен механизмнар булуы зарур. Шулай ук кануннар, карарлар, күрсәтмәләр халыкка барып җитә алмый. Ә иң мөһиме - кануннарның тормышка ашырылуы түрәләрнең эшчәнлегеннән тора.

Торак коммуналь хуҗалык тармагындагы түрәләрнең үз эшләренә җавапсыз караулары, соңгы көннәрдә “Дальний” полиция үзәгендәге түрәләрнең кыланмышлары белән чагыштырып була, дип белдерде Татарстан коммунистлары башлыгы.

Хафиз Миргалимов: "Кануннарның үтәлеше түрәләрдән тора"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00


“Дальний" хәлләре Ватан сугышы вакыйгаларын хәтерләтте”

Мин бу чагыштыруны, аналоглары бер үк төрле булганга күрә әйттем. Чөнки түрәләр үз функцияләрен үтәми. Моны үтәмәү кануннарны бозуга китерә. Ярый торак коммуналь хуҗалык өлкәсендәге түрәнең үз вазифаларын башкармавы акча түләнмәү белән генә чикләнеп кала, әмма эчке эшләр министрлыгындагы түрәнең вазифасын башкармавы - кеше фаҗигасенә китерә.

Без, коммунистлар фиркасе буларак, “Дальний” полиция үзәгендәге хәлләрне тәнкыйтьлибез. Шуны да әйтер идем: Медведев милиция исемен полициягә юкка алмаштырды. Казандагы бу вакыйгага катнашы булган полиция хезмәткәрләре Ватан сугышындагы полицайларның канкойгыч вакыйгаларын хәтерләтте. Халык намусы белән уйнарга ярамый, дип диде коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
XS
SM
MD
LG