Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински метросында шартлау оештыруда гаепләнгән Владислав Ковалев атып үтерелгән


Мински -- Мински метросында террор гамәле оештыруда гаепләнеп үлем җәзасына хөкем ителгән Владислав Ковалев атып үтерелгән.

Хөкемнең гамәлгә куелуы турында расламаны Ковалевның әнисе Любовь Ковалева почта тартмасыннан табып алган. Соңгы тапкыр ул улы белән 11 мартта күрешкән. Кайбер бәхәсле мәсьәләләрне кабат тикшерү өчен хөкемне кичектереп торырга сорап президент Лукашенка исеменә мөрәҗәгать язган булган.

Узган елның апрелендә Мински метросында шартлау нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак булды, 200ләп кеше җәрәхәтләр алган иде.
XS
SM
MD
LG