Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Беларусны үлем хөкемнәрен туктатып торырга чакыра


Мински – Мински метросында террор гамәле оештыруда гаепләнгән ике кешенең үтерелүе уңаеннан Европа Берлеге Беларус хакимиятләренә тәнкыйть белдерде һәм үлем хөкемнәрен туктатып торырга чакырды.

Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле бу уңайдан аерым белдерү белән чыкты.

Мински метросында шартлау оештыруда гаепләнеп, үлемгә хөкем ителгән Дмитрий Коновалов белән Владислав Ковалевның атып үтерелгәннәре мәгълүм булды.

Ковалевның әнисе Любовь Ковалева президент Лукашенкага ярлыкау сорап мөрәҗәгать иткән булган. Ләкин Лукашенка бу мөрәҗәгатьне кире каккан.

Узган елның апрелендә Минский метросында шартлау нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак булды, 300дән артыгы җәрәхәтләр алган иде.
XS
SM
MD
LG