Accessibility links

“Азатлык” яшьләре Нәүрүздә яхшы һәм начар якларны искә алачак


Азәрбайҗан җырчылары Нәүрүзне бәйрәм итә
Азәрбайҗан җырчылары Нәүрүзне бәйрәм итә

21 март көнне “Азатлык” татар яшьләре берлеге Казанда Галиәсгар Камал театры бинасы каршында беренче тапкыр “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрә. Бер ел эчендә татарлар тормышындагы яхшы һәм начар яклар искә алыначак.


Төрки халыкларның “Нәүрүз” бәйрәмен зурлап уздыру гадәте Татарстанда юк дияргә була. Бары Үзәк Азия илләреннән килгән халыклар гына аны үз даирәсендә оештыра. “Азатлык” татар яшьләре берлеге аны татарлар да оештырырга тиеш дип санап, быел беренче тапкыр аны урамда үткәрергә карар кылган. Аларга Кабан күле арты мәчете ярдәм итәчәген әйткән.

Берлек рәисе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, алар бергәләп уздыру өчен Татарстан халыклар дуслыгы йортына да мөрәҗәгать итеп караган булган, ләкин анда һәр милләтнең бу бәйрәмне аерым оештыруын әйткәннәр.

Яшьләр исә бәйрәмне Казанның Г.Камал театры бинасы каршында үткәрергә булган. Өметләнгән булсалар да, театр аларга аппаратура һәм ут бирүдән баш тарткан.

“Концерт кую өчен бер кеше генератор вәгъдә итте. “Идел” яшьләр үзәге дә булышачагын әйтте. Бу концерт Батырша рухына багышлап уздырыла. Шулай ук календарьлар чыгарган идек, аларны таратачакбыз”, ди Нәбиуллин.

Концертта Исмаил, “Ак юл”, Idel-Coast рэп төркеме, Альбина Маклакова & Данис Закиров, «Безнекеләр», Сәүбән Закиров һәм башкаларның чыгышлары каралган.

Ләкин концерт програмның төп өлеше булып тормый.

Наил Нәбиуллин
Наил Нәбиуллин
“Беренче чиратта милли уеннарга игътибар юнәлтергә уйлыйбыз. Бик күп уеннар булачак. Монда “Шәрык” татар яшьләре клубы ярдәм итәчәк. Шулай ук килгән халыкка бушлай пылау таратылачак. Иң мөһиме - Нәүрүз гореф-гадәтләрен искә алабыз. Нәүрүз агачы кебек әйбер ясап аңа ак тасмалар бәйләячәкбез. Татар халкы тормышындагы начарлыкларны искә алып кара тасма яндырылачак”, ди Наил.

“Азатлык” татар яшьләре берлеге “Нәүрүз” белән генә тукталып калырга җыенмый. Елның иң озын көне уңаеннан 21-23 июньдә Җыен уздырырга планлаштыра.

“Элек халык бу уңайдан җыеннар оештырган. Сабантуй чәчүгә кадәр үк булган. Шулай ук 21 сентябрьдә Сөмбелә бәйрәмен торгызырга ниятлибез. Ягъни милли гореф-гадәтләребезне күтәреп халыкка җиткерү идеясе бар”, ди Нәбиуллин.
XS
SM
MD
LG