Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә НАТО бүлеген ачу каршылык тудырды


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен
НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен

Ульян өлкәсендә НАТОның йөкләрне күчереп төяү бүлеген булдыру турында килешү проекты Русия күләмендә бәхәс куптарды.

Ульян өлкәсендә НАТОның йөкләрне күчереп төяү бүлеген булдыру семберләрнең генә түгел, Русиядә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Интернетта да бу турыда фикер алышулар, кызу бәхәсләр башланды. Русия хакимиятләре исә бу бүлек илнең иминлегенә бернинди куркыныч тудырмый, матди яктан файда гына китерә дип тынычландырырга тырыша.

Сергей Лавров
Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Думада НАТОның Сембердәге бүлеге турында сорау күтәрүчеләргә: “Сез әйткән килешү проекты әлегә гамәлгә кермәде, ул карау өчен хөкүмәткә генә тапшырылды” диде.

Министр әйтүенчә, бу Әфганстанда Русиягә проблемалар тудыручы куркынычларны бетерүчеләр үз эшләрен уңышлы башкара алсын өчен эшләнә.

Сүз НАТОның хәрби булмаган йөкләрен Әфганстаннан очкыч белән Сембер һава аланына китереп анда төрле вагоннарга төяү һәм поезд белән Европага, НАТО илләренә озату яки киресенчә Европадан Әфганстанга җибәрү бүлеге турында бара.

Элек Брюссельдә Русиянең НАТОдагы даими вәкиле булып эшләгән, хәзерге вице-премьер Дмитрий Рогозин да ризасызлык белдерүчеләрне тынычландырырга ашыкты.

Ульяндагы күчереп төяү бүлеге аша үтүче барлык НАТО йөкләре таможня тикшерүен узачак диде.

Рогозин үзенең Facebookтагы сәхифәсендә “Таможня тикшерүе мәҗбүри. Коткыга бирелүдән туктагыз. Инде НАТО биобәдрәфләреннән дә куркасыз”, дип язды.

Дмитрий Рогозин
Дмитрий Рогозин
Рогозин шулай ук күчереп төялүче йөкләрне саклау өчен Сембердә НАТО базасы булдыру мөмкинлеген кире какты.

Аның сүзләренчә, Сембер аша бары минераль су, бәдрәф кәгазьләре, чатырлар кебек хәрби булмаган йөкләр генә узачак һәм бу Русия бюджетына акча китерүче транзит булачак. “Русия аша НАТОның бәдрәф кәгазен ташуны рөхсәт итү ватанга хыянәт итү дип санамыйм”, дип яза Рогозин.

Русиянең хәрби экспертлар коллегиясе вице-президенты Александр Владимиров исә йөкләрне күчереп төяү бүлеге ачуны НАТОның Русияне басып ала башлавы дип бәяли. Владимиров фикеренчә, сугышта максатка ирешергә ярдәм итүче һәртөрле йөк, хәтта су да хәрби йөк булып карала, Русиянең бу гамәле Әфганстанда барган сугышта НАТО һәм АКШ ягын алуны аңлата. Бу Русия Федерациясе, Русия империясе һәм Советлар Берлеге тарихында беренче мәртәбә безгә дошман хәрби-сәяси блокның безгә килеп урнашуы булачак, ди Владимиров.

Искәндәр Сираҗи: Берничә татарга шунда эш табылса, татарга файда булыр

Элекке татар җирләре булган Идел буенда, Сембердә НАТОның йөкләрне күчереп төяү бүлеге булдыруга татар җәмәгатьчелегенең мөнәсәбәтен белү өчен без берничә кешегә мөрәҗәгать иттек. Журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗи бу турыда Азатлык радиосы соравына җавап бирде:

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи
— Мин татар кешесе. Бөтенесе Русиядә яшәп ятса да, кемнәрдер, мин Татарстанда яшәп ятам. Ягъни, Русиягә ни булуы мине бик каты кызыксындырмый. Русияне НАТО яулап аламы, Кытай яулап аламы, яки башка берәр ил яулап аламы – яулап алынган халыкның вәкиле буларак, минем өчен бу хуҗа алыштыру гына.

Еш әйтә торган сүзем: Ватан сугышы минем өчен Икенче бөтендөнья сугышы гына, чөнки минем ватанымны 1552 елда яулап алганнар инде. Шуңа күрә бу очракта да, минем өчен НАТОның Ульян өлкәсенә килеп Татарстан янында матур гына итеп утыруы кызык кына әйбер. Бәлки азрак кына бу тирәдә тәртип урнашыр ниндидер. Американнар бар, Русия НАТО илләрен дошман саный бит, димәк дошман алдында авызы тулы кан булса да төкерми инде ул.

Мин монда мантыйксызлык турында сөйлисем килә. Мәскәү Кремле әле кайчан гына НАТОның ракета калканына каршы чыкты, без анда үзебезнең Искәндәрләрне, Булаваларны куячакбыз, безнең ракеталарны сезнекеләр тота да алмаячак дигән лаф орулар булды. Һәм менә әле кайчан гына талашып яткан НАТО хәзер Русиянең кыл уртасына Идел буена килеп үзенең хәрби техникасын каядыр күчерә.

— Анда хәрби техника турында сүз бармый инде, анда ниндидер биобәдрәфләр дә диләр, ягъни хәрби булмаган әйберләрне ташу турында сүз бара.

— Хет ул биобәдрәф кенә булсын, хет ул комган гына булсын, әмма ул НАТО армиясенә кагылышлы. Су мичкәләре генә булса да, армиягә кагылышлы. Һәм алар бөтенесе дә армиягә кирәк. Армиянең суы юк икән, ризыгы юк икән, шул ук бәдрәфе юк икән, һәм башка әйберләре юк икән, ул инде армия булып бетә алмый. Нәрсәседер җитми дигән сүз һәм ул хәрби хәрәкәтләр өчен яраксызга әйләнергә мөмкин, шулар аркасында гына да. Армиядә, хәрби эштә ниндидер җитешсезлекләр, ниндидер ваклыклар була алмый. Хет бәдрәфләр генә ташысыннар шуннан, алары да, барыбер, Русиягә, Мәскәү Кремленә каршы эшли торган әйберләр.

Шуңа күрә мондый рөхсәтнең бирелүе мантыйксызлык дип уйлыйм. Бәлки ниндидер килешүләргә барырга мәҗбүр булганнардыр, бигрәк тә соңгы сайлаудан соң. Бәлки Америка Кушма Штатлары белән азрак кына шундый мәхәббәт уены уйнап алырга уйлаганнардыр. Салкын сугышны тагын туктатып торырга булганнардыр. Матур гына итеп елмаеп кесәдән генә күкиш күрсәтеп утырачак инде хәзер Ак йорт белән Мәскәү Кремле.

Татар өчен моның зыяны да юк, файдасы да юк. Әгәр дә Ульян өлкәсендә яшәүче берничә татар шунда эш таба икән, бу инде татарга файдалы дигән сүз.

Илшат Сәетов: Дөнья сәүдә оешмасына кушылу 100 мәртәбә куркынычрак

Казан федераль университетында укытучы сәяси фәннәр кандидаты Илшат Сәетов Русиягә НАТО бүлеген ачу килешүенә караганда Дөнья сәүдә оешмасына кушылу килешүе күпкә куркынычлырак ди:

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов
— Минемчә, бу базаны ясау Русиянең бөтен дөньяда барган процесслардан читтә тормавын күрсәтә. Бөтен сәясәтне Америка, Европа Берлеге белән бергә эшлиләр. Бу бездә Америкага карата дошманлык тудыру PR кампаниясе ул күз буяу өчен генә, минемчә.

Минемчә, безнең илдәге элиталар чит илдәге элиталар белән бергә эшли һәм безнең илнең Дөнья сәүдә оешмасына керүе дә нәкъ шуның турында сөйли, чөнки бу Русиянең икътисадын авыр хәлдә калдырачак.

Шундый сүзләр әйтәләр, янәсе, бу НАТО базасын ачу Путинның сайлауларын кабул иткән өчен Көнбатышка бер рәхмәт белдерү диләр. Бәлки шуннан да гыйбарәттер бу сәясәт.

Гомумән әйткәндә, НАТО белән каршылыкта булуның бернинди мәгънәсе дә юк. НАТО бит Советлар Берлегенә каршы корылган иде. Хәзер инде Советлар Берлеге юк, андый идеологик аермалар да юк. Безнең илдә либерализм һәм демократиягә сүздә булса да омтылулар бар. Һәм Көнбатыш белән сугыш чыгу мөмкинлеге юк. Безнең икътисад Көнбатыш белән бик нык бәйле. Безнең олигархларның акчалары да Көнбатышта.

Бик нык бәйле без Көнбатыш белән. Шуңа күрә бу НАТОның базасы барлыкка килүе мантыйк ягыннан нормаль булып күренергә мөмкин. Икенче яктан, кирәкме ул, юкмы – анысын белмим. Аны инде хәрби белгечләр әйтергә тиештер. Ул база турында тәфсилле мәгълүматым юк.

— База түгел инде ул, очкыч белән китерелгән йөкләрне вагоннарга күчереп Европага озату бүлеге була. Ләкин интернетта барган бәхәсләрдә кайберәүләр бу инде НАТОның базасы кебек була һәм шуның белән НАТОның акрынлап Русияне басып алуы башлана дип тә...

Русияне басып алу инде 20 ел буе бара, минемчә. Бу логистика үзәге кебек әйбер була инде аңлавымча. Мондый логистика гына түгел, Дөнья сәүдә оешмасына керү, минемчә, 100 тапкыр әһәмиятлерәк әйбер. Аның турында беркем дә сөйләми, нигәдер.

— Анысы Русиягә куркынычрак дип уйлыйсызмы?

— Әйе, анысы куркынычрак Русиягә. Йөкләрне күчерү, логистика бүлеге генә булса, гаскәр булмаса ничек инде алар яулап алсын ди.

— Ә дөнья сәүдә оешмасына керү ни өчен яман Русиягә?

— Беренчедән, ил эчендәге тарифлар Европадагы кебек югары тарифлар булачак. Мәсәлән, электр, газ, нефть тарифлары дәүләт тарафыннан субсидияләнә дип әйтеп була. Ләкин аларның хакы Европадагы хакка менсә, мәсәлән бер литр бензин бәясе Европадагы кебек ике доллар булса, бу безнең икътисадка бик нык тәэсир итәчәк. Мәсәлән, алюминий җитештерү ширкәтләре бездә электр бәясе түбән булган өчен генә бездә эшли. Әгәр электр бәясе күтәрелсә, алюминий җитештерү бетәчәк безнең илдә.

Безнең климатта товарларның үзхакы югарырак. Европага караганда нык югары. Америкага караганда тагын да югарырак, чөнки Америка бик җылы ил. Бөтен бу энергия тарифлары Европадагы, Америкадагы дәрәҗәгә күтәрелсә, безнең җитештерү ширкәтләренең күбесе бик начар хәлдә калачак.

Аерым кешеләр өчен дә коммуналь түләүләр артачак. Безнең әбиләр-бабайлар пенсияләренең 60-70 проценты коммуналь түләүләргә китә. Тагын да артса ничек булыр? Ниндидер аерым шартлар белән керергә мөмкин анда, ләкин хәзерге шартларда Русия бик авыр хәлдә калачак.
XS
SM
MD
LG