Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Европа көне" фестивале үтә


Фестиваль игъланы
Фестиваль игъланы

23-24 март көннәрендә Казанда халыкара “Европа көне” фестивале үтә. Чараның эмблемаларында Европа илләре байраклары белән беррәттән Русия байрагына да урын бирелгән.

“Үз Европаңны ач” дигән шигар астында оештырылган “Европа көне” Татарстан башкаласында быел дүртенче тапкыр узачак. Оештыручылар җомга көнне башланачак бу фестивальнең иң кызыклы өлеше “Европадагы кризис, сайлаулар һәм җәмгыятьнең сәяси активлыгы” дигән исем астында гаммәви мәгълүмат чаралары өчен оештырылган түгәрәк өстәл сөйләшүе булачак дип ышандыра.

Европа диалогка омтыла

Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан түрәләре һәм Европа вәкиле
Матбугат конференциясендә катнашкан Татарстан түрәләре һәм Европа вәкиле
Русиядәге Европа берлеге вәкиллегенең матбугат департаменты башлыгы Сорен Либориус Татарстан журналистлары белән очрашуында “Европадагы кризис Русиягә куркыныч тудырамы?” дигән исем астында ачык дебатлар уздыру да планлаштырыла дип белдерде.

Либориус фикеренчә, мондый чараны Казанда уздыруның иң мөһим өлеше булып Европа берлеге экспертлары белән Русия һәм берүк вакытта Казанда яшәүче белгечләр арасында төрле темаларда диалог урнаштыру санала.

Шунысы да бар, фестивальнең эмблемаларында иң беренче өлештә Европа берлеге илләре байраклары белән беррәттән, Русия байрагына да урын табылган.

Сорен Либориус
Сорен Либориус
"Бу хәлне Русия һәм шул исәптән Татарстанны да Европаның бер өлеше итеп аңларга кирәкме?" дигән сорауга, Сорен Либориус, "моны сәяси һәм чикләр ягыннан аерым бәяләргә кирәк, шулай ук бу кысалардан тыш тагын да киңрәк киңлектән чыгып да күзаллау зарур", дип җаваплады.

Аның фикеренчә, Русия һәм Татарстан халкы барысы да Европа кыйтгасында яшәгәнгә күрә, Русия байрагының Европа берлеге илләре байраклары янына урнаштырылуы бердәм Европа үзаңыннан чыгып бәяләнергә тиеш.

Казаннар Европаны якыннан таныячак

"Бу һәм башка көнүзәк темаларны моннан гына аңлатып бетереп булмый, иң яхшысы җомга көнне булачак түгәрәк өстәлгә килегез, анда барысын да сөйләшербез", дип тә өстәде ул.

Казанның зилант-аҗдаһа символы фестиваль игъланында
Казанның зилант-аҗдаһа символы фестиваль игъланында
“Европа көне” кысасында түгәрәк өстәл һәм ачык дебатлардан тыш, Европа музыкантларының концертлары, Европада белем алу темасына күргәзмәләр оештыру, Европа илләрендә төшерелгән кинолар күрсәтү дә каралган.

Европа берлеге вәкилләре бу чараның төп максаты илләр арасында диалог урнаштыру дип әйтсә дә, Русия байрагы белән беррәттән Татарстан байрагына да урын табуны кирәксенмәгән. Шулай да эмблемаларда Казанның символы зилант-аждаһа читтә калдырылмаган.
XS
SM
MD
LG