Accessibility links

Уфада Татарстан рәссамнары күргәзмәсе ачылды


Факил Гайфетдинов
Факил Гайфетдинов

22 март көнне Уфада Татарстан рәссамнарының берлектәге күргәзмәсе ачылды. “Чулман арты” исемле бу күргәзмәдә Чаллы, Алабуга һәм Зәй шәһәрләре рәссамнары, җәмгысе 45 иҗатчы катнаша.


Әлеге күргәзмә Уфадагы Нестеров исемендәге музейның Черниковка бистәсендәге “Иҗат” күргәзмәләр залында ачылды. Шушы зур күргәзмәне Татарстан һәм Русия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге оештырган. Әлеге бүлек үзе аерым Рәссамнар берлеге буларак та билгеле. Аңа танылган рәссам Факил Гайфетдинов җитәкчелек итә.

Күргәзмәдән
Күргәзмәдән
Бу күргәзмәгә 45 рәссам үзләренең 86 картинасын тәкъдим иткән. Алар арасында төрле жанрдагы сурәтләр- табигать күренешләре дә, портретлар да, натюрмортлар да бар. Әсәрләр төрле алымнар белән язылган. Аларның күпчелеге татар милли рухлы булуы белән дә дикъкатьне җәлеп итә.

Күргәзмәдән
Күргәзмәдән
“Әлеге күргәзмәгә бик теләп әзерләндек. Башкортстан сынлы сәнгать сөючеләрен үзебезнең талантлы рәссамнарның иҗатлары белән якыннан таныштыру форсаты чыкты. Шәт, тамашачылар безнең картиналардан канәгать калыр, рухи ләззәт алыр”, - ди Чаллы Рәссамнары берлеге рәисе Факил Гайфетдинов.

Аның сүзләренчә, шушы ук күргәзмәне алар Башкортстанның Салават, Нефтекама һәм башка шәһәрләренә дә алып барачак. Әлеге төркемдә Уфага килгән танылган рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәрипов әйтүенчә, бу күргәзмәләр башка яклап та файдалы. “Шушы сәфәрләр барышында без Башкортстандагы талантлы рәссамнар белән дә аралашабыз һәм тәҗрибә уртаклашабыз. Бу үзе зур байлык”, - ди Хәмзә әфәнде.
XS
SM
MD
LG