Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума сәяси фиркаләрне теркәүне җиңеләйтүче канунны хуплады


Русия Дәүләт Думасы сәяси фиркаләрне теркәүне җиңеләйтүче, президент тәкъдим иткән канун өлгесен өченче, соңгы укылышта бертавыштан раслады.

Бу канун нигезендә фиркане теркәү өчен зарур булган әгъзалар саны нык киметелә.

Думада канун өлгесе турында фикер алышуларда парламентта булмаган һәм юстиция министрлыгында теркәлмәгән фиркаләр дә катнашты. Оппозиция вәкилләре канун өлгесе турында фикер алышуны әзерләүче эшче төркемгә кертелсә дә, алар тәкъдим иткән үзгәрешләрнең күпчелеге кире кагылды.

“Яблоко” фиркасе рәисе Сергей Митрохин канунда фиркаләрнең сайлау блокларына берләшү хокукын теркәргә чакырды. Save
XS
SM
MD
LG