Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә 30дан артык оппозиция вәкиле тоткарланган


Мәскәүнең Васильев калкулыгы янында 30дан артык оппозиция вәкиле тоткарланган.

“Интерфакс”ка Мәскәү эчке эшләр идарәсендә хәбәр итүләренчә, барлык тоткарланучылар рөхсәт ителмәгән акциядә катнашу өчен административ хокук бозулар турында протокол төзү өчен полиция бүлегенә озатылган.

“Солидарность” оппозиция хәрәкәте вәкиле Ольга Шорина тоткарланучылар киемнәренә “Гадел сайлаулар өчен” кампаниясе тасмалары беркетелгән килеш Кызыл мәйдан районында йөрүен әйтте.

“Солидарность”ның тоткарланган активисты Надежда Митюшкина полициянең парадка әзерләнүгә сылтап Кызыл мәйданга керү урынына капкаларны ябуын сөйләде. Оппозиция аларны мәйданга үткәрергә сорагач, аларны тоткарлаулар башланган.
XS
SM
MD
LG