Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сеулда Обама һәм Медведев сөйләшүләре узды


АКШ президенты Барак Обама киләчәктә ике илнең атом арсеналларын киметү өчен Вашингтонның Русия белән сөйләшүләргә әзер булуын әйтте.

Бу хакта Обама белән Русия президенты Дмитрий Медведевның бүген Сеулда узган сөйләшүләре барышында әйтелде. Шулай ук Европада ракета калканы проблемасы да күтәрелде. Медведев белдерүенчә, илләр арасында фикер төрлелеге дәвам итә, әмма белгечләр төркеме эшен дәвам иттерү турында килешенгән.

АКШ һәм Русия президентлары БМОның махсус вәкиле Кофи Аннанның тынычлык урнаштыру тырышлыкларына яклау белдереп Сүриядәге хәлләрне дә тикшерде. Шулай ук Иран һәм Төньяк Корея атом программалары турында да сүз барды.

Элегрәк Сеулда чыгыш ясап, Барак Обама Иран проблемасын дипломатик рәвештә хәл итү вакыты чыгып баруын әйтте. Ул шулай ук Пхеньян коралларны сынап карау белән бәйле провокацион адымнардан баш тартмаса, Төньяк Кореяга карата халыкара изоляция көчәйтелергә мөмкинлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG