Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һинд тавышлы Indi Va татар эстрадасын яулый


Яшь башкаручы Indi Va
Яшь башкаручы Indi Va

Яшь башкаручы Indi Vaның “Мизгелләр” клибы март азагында “Музыкаль каймак” хит-парадында беренче урын алды. Пәрәвезгә һәм телевидениегә язгы ташкын кебек килеп кергән Indi Va күпләрдә гаҗәпләнү һәм соклану уятты.


“Мизгелләр” җыры белән татар эстрадасына килеп кергән яшь башкаручы Indi Va (чын исем фамилиясен әлегә әйтергә теләми) Азатлыкның яшьләр тапшыруына иҗатташ дуслары Алмаз Сәмигуллин һәм Илшат Рәхимбай белән килде.

“Мизгелләр”не төшерү тарихы белән таныштырсагыз иде?

Алмаз Сәмигуллин:
Мин әлеге клипның продюсеры, аны без узган ел көзен өч көн төшердек. Суык көннәр булганы нык хәтердә калды.

Indi Va: Октябрь азаклары иде ул, клипта җәйне сурәтләргә тырыштык. Мин анда бик нык туңдым, эшнең барышында авырырга да өлгердем. Клипны төшереп бетергәндә янә үз хәлемә кайттым, бик тырышып эшләдек, игътибарны читкә җибәрмәскә тырыштым.

Indi Va һәм Илшат Рәхимбай
Indi Va һәм Илшат Рәхимбай
Клип төшерү идеясе беренче кемдә туды?

Алмаз Сәмигуллин: Бу хакта икебез дә уйлап йөргәнбез, уртак теләк иде ул. Яшь музыкант Илмир Әзъгәмов “Мизгелләр”нең көен язып утырганда, бу җыр хит булачак, әйдә клип төшерәбез дидем. Шунда Indi Va кунакка килде, ул да шул уй белән янып йөргән икән.

Яшь видео төшерү остасы Илшат Рәхимбайны ничек җәлеп иттегез?

Алмаз Сәмигуллин: Иң башта аның популяр юнәлештәге җырга игътибар бирәсе килмәде, ул андый стиль музыканы тыңламый диярлек. Илшатка башка юнәлешләр кызык. Тик без аңа җырның хит булачагын аңлата алдык, Indi Va проектының уңыш китерәчәген әйттек. Аллага шөкер, хезмәтебезнең җимешен күпләр карап соклану белдерде, эшнең нәтиҗәсе канәгатьләнерлек булды.

Димәк, сез алдан ук клипның популяр булачагына ышандыгыз?

Indi Va: Мин ышанмаган идем, ләкин яхшыга өметләндем.
Indi Va: "Мизгелләр"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:53 0:00

Клип төшерү вакытында нинди кызыклы мизгелләр булды?

Алмаз Сәмигуллин.: Анда Indi Vaны хореографик залда төшерергә кирәкле урын бар иде, тик ул безнең килеп чыкмады. Һаман ниндидер сәбәпләр булды. Тагын кая төшерергә дип уйладык, машина белән йөргәндә, карыйбыз: матур итеп кояш бата. Суык көзге көннәр, кояш гомумән болыт артында иде. Ә бу көнне ул бераз күренеп алды. Бәхеткә барыбыз да бергә идек, тиз генә туктап Indi Vaны кояш баткан фонда төшердек. Шәп кадр килеп чыкты.

“Мизгелләр”дәге барлык кешеләр дә бии, болай эшләү каян башыгызга килде?

Indi Va: Әлеге идеяне мин тәкъдим иттем. Чөнки мин ун елдан артык заманча биюләр биим. Алла теләсә җәйгә тагын бер кызыклы клип төшерергә уйлыйбыз, анда 200дән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Син кайчан җырлый башладың, балачактанмы?

Indi Va һәм "Мизгелләр"дәге биючеләр
Indi Va һәм "Мизгелләр"дәге биючеләр
Indi Va: Алты яшьтән бирле җырладым. Яшүсмер вакытта профессиональ биюче буласы килде.

Кайсы яктан, нинди туфрактан син?

Indi Va: Казанның Авиатөзелеш районыннан.

Бала чакта җырлау сәләтеңне каядыр камилләштердеңме?

Indi Va: Әйе, музыкаль мәктәпкә йөрдем.

Яшүсмер вакытта күпчелек кызлар теге яки бу артистны ошата, аңа охшарга тырыша, синең анды кешеләр бар идеме?

Indi Va: Бәләкәй чактан һинд җырларын тыңлап үстем.

Димәк, синең хәзерге җырларыңның һиндныкына охшавы шуннан килә?

Indi Va: Бәлки. Мин һинд телендә дә җырлар башкарам.

-Егетләр, Indi Va соңгы клипка 100% тырышлык куйдымы, җитешмәгән яклары калмадымы?

Илшат Рәхимбай: Бу сорауны күптән түгел үткән сайлау белән бәйлисем килә, анда Путин Норлат районында 140% тавыш җыйган дип әйттеләр. Indi Vaда 100%тан артык тырышлык куйды. Аның бөтен гаиләсе әлеге эштә катнашты, булдыра алганча Indi Vaга ярдәм иттеләр.

Клипта катнашкан егет-кызларны Indi Va үзе җыйдымы?

Илшат Рәхимбай: Әйе, ул бит бик тырыш кыз.

Indi Va һәм биючеләр
Indi Va һәм биючеләр
Indi Va: Клиптагы яшьләр күбесе минем дуслар. “Мизгелләр"дә - «Dance live» бию төркеме, мәдәният сәнгать университетының эстрада бию кафедрасының хореография факультетының беренче, икенче курс студентлары, “Акцент” заманча бию академиясенең кече төркеме, Grandes бию мәктәбеннән малайлар-кызлар катнашты. Аларның барысына да бик зур рәхмәт әйтәсем килә!

Илшат, ә ни өчен син клипны төшерергә ризалык биргәнче, икеләнеп калдың?

Илшат Рәхимбай: Алмаз әйткәнчә, мин татар популяр музыкасының җанатары түгел. Сәнгать дәрәҗәсендә нидер ясыйсың икән, ул болай гына эшләнергә тиеш түгел. Аның максаты булсын. Йә ул синең кәефне күтәрсен яки акылыңны, эчке дөньяңны баетсын. Татар эстрадасында “мин сине яратам”, “авылга кайтам”, “каен аударам” кебек күренешләр җитәрлек. Тамашачылар шул эстрада белән тәрбияләнә бит, мәдәният халыкның йөзек кашы. Чит илләрдә камил, югары сәнгатьнең халык тормышының аерылгысыз өлешенә әйләнгән мисаллар бик күп. Татар халкы уйланмый димме соң, ул бүгенге мәдәнияткә җиңел карый кебек. Тавышым бар, чыгып җырлыйм әле, нәрсә турында җырласам да ярый дигән фикер яши. Аннан үзләрен “халык тыңлый бит” дип “юаталар”. Әгәр талант югарыдан бүләк ителгән икән, аны үстерергә кирәк.

Indi Vaга килгәндә, иң элек икеләнсәм дә, Алмаз сыйфатлы попса булуын әйтте. Мин шундук Майкл Джексонны искә төшердем. Гомумән, безнең Алмаз белән ният-максатлар зурдан, бу әле эшнең башы гына.

Алмаз Сәмигуллин: Indi Vaның өстенлеге нәрсәдә, ул һинд җырларын тыңлап үскән һәм аларны әйбәт башкара. Тавышы да үзенчәлекле, башкаларны кабатламый. Болардан тыш, ул бик оста итеп бии белә, гадәти гәүдә селкетү генә түгел, ә аңлап бию. “Тән теле” дигән әйбере бар. Татарстанда андыйлар бик аз.



Егетләр һәм Indi Va яшьләргә әйтер сүзләрегез юкмы, ниндидер ярдәм кирәк түгелме? Чөнки сез белүебезчә үз көчегез белән эш итәсез?

Алмаз Сәмигуллин: “Контакт”та безне эзләп табыгыз да, булган идеяләрегез белән уртаклашыгыз. Бәлки без аларны да тормышка ашырырбыз.

Илшат Рәхимбай: Яңа проектлар булып без сезне чакырсак, килерсез дип ышанабыз, бик текә идеяләрне тормышка ашырырга булышсагыз, без бик рәхмәтле булырбыз. Бергәләшеп кешелекне якты киләчәккә этәрербез дип ышанам.

Indi Va: Бик зур рәхмәт сезгә, без сезне бик яратабыз!

XS
SM
MD
LG