Accessibility links

Кайнар хәбәр

Димәшк Аннан планын кабул итте


Сүрия БМО һәм Гарәп лигасының Сүриягә махсус вәкиле Кофи Аннан тәкъдим иткән бу илдәге кан коюны туктату планын хуплады. Бүген бу турыда Аннан вәкиле Әхмәт Фәүзи белдерде.

Аның әйтүенчә, Сүрия хакимиятләре Аннан планын кабул итүләре турында хат җибәргән.

Аннан планы атышларны кичекмәстән туктатуны, бәрелешләр булган урыннарга һуманитар оешмалар вәкилләрен кертүне, оппозиция белән хакимият арасында диалог башлауны күздә тота.

Кофи Аннан планын БМО Иминлек шурасы әгъзалары, шул исәптән Русия белән Кытай да хуплады.

Элегрәк бу ике ил Димәшкне илдәге кан кою өчен гаепләүче ике резолюцияне кире каккан иде.
XS
SM
MD
LG