Accessibility links

"Сынны Болгарга кую – Татарстан абруена зыян"


Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Тәбриз Яруллин
Барс сынын Болгарга куюга каршы чыгучылар арасында төрле дин, милләт кешеләре бар. Яшьләр вәкиле Тәбриз Яруллин Азатлыкка соңгы вазгыять турында сөйләде.

– Бер төркем мөселман һәм татар җәмәгатьчелеге Болгарга канатлы барс сынын куюга протест белдереп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать кабул итте. Бүгенге көндә сезнең Бөтендөнья татар яшьләре форумы сәхифәсендә аңа имза җыю дәвам итә. Чираттагы адым нинди булачак?
Без ачык демократик җәмгыять. Җәмәгатьчелек исеменнән без ачык хат язарга булдык. Ул хатны без Бөтендөнья татар яшьләре форумы сәхифәсендә урнаштырдык. Шунда имза җыю бара. Без имзаларны тикшереп, аларны өстәп барабыз. Бер атна эчендә бер меңләп имза җыелыр дип уйлыйм. Имза җыю тәмамлангач, хатны президент Миңнехановка һәм дәүләт киңәшчесе Шәймиевкә тапшырып җавап көтәчәкбез. Җәмәгатьчелек үз фикерен белдерде.

Чын демократик җәмгыятьтә җитәкчеләр хәттә кануннарны да халыкка тага алмый. Биредә халык җыелырга яраткан урынга сәнгать әсәрен куярга мәҗбүр итәләр. Сын Болгарга китерелә калса, халыкның моңа җавабы нинди була ала?

Без әзерләгән хатта без бу сорауларны чагылдырырга тырыштык. "Яңарыш" фонды ике тарихи урынны торгыза. Православ үзәге дип Зөя утравын һәм мөселман үзәге дип Болгар җирен. Сынны Болгарга урнаштыра калсалар бу җитәкчеләр Болгарны чын мөселман үзәге итәргә тырышмый дигән сигнал булачак. Тигезлек һәм толерантлык сакланмый дигән сүз. Икенче яктан, соңгы елларда мөселманнар борынгы гадәтне җыен уздыру гадәтен кире кайтарды. Болгарда шундый җыеннар оештырыла башлады. Сын урнаштырылса, мөселманнарның күбесе, күпчелеге дип уйлыйм, Болгар җыенына килмәячәк. Моның сәбәпләре күп. Сынның исеме "хранительница", бу Ходай Тәгаләнең исемнәренең берсе, "Ходай сакласын" дип әйтәбез бит. Башка сәбәпләр дә бар.

Миңтимер Шәймиев әйткән иде, без аны дәүләтчелек символы итеп урнаштырабыз, дип. Әгәр ул дәүләтчелек символы итеп кабул ителә икән, ни өчен әле без аны Казанда куймыйбыз? Ни өчен аның урыны музейда түгел? Ни өчен аны бөтен Болгарга күләгә төшереп, аны иң күренгән урынга урнаштырырга?

Казан Универсиадага әзерләнә. Кунаклар Казанга бу шәһәр, аның карарлык урыннары, яшәгән халкы турында алдан ук интернеттан, рекламадан, видео-фотолардан ниндидер фикер туплап киләчәк. Сынны Болгарга кую Татарстанның халыкара дәрәҗәдә абруена зыян сала аламы?

Әлбәттә, безнең төп фикер дә шул. Сынны Болгарга кую татарларга яки мөселманнарга гына зыян китерә дип әйтү дөрес түгел. Татарстан белән үзен бәйләгән теләсә кайсы милләт кешесенә бу сын туры килми дип саныйбыз. Хатка төрле милләт, төрле дин һәм төрле ил кешеләренең безнең хатка имза куюы - моңа дәлил булып тора.
XS
SM
MD
LG