Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан гимнны бутаган өчен Күвәйткә протест белдерә


Казакъстан рәсмиләре Күвәйттә Казакъстан спортчысына медаль тапшырганда Казакъстан гимны урынына “Борат” комедиясеннән бер җырны куйган өчен Азия Олимпия комитетына протест белдерде.

Казакъстан спорт идарәсе Халыкара ату ярышларында булган бу тупас хата өчен ярышларны оештырган Күвәйт ягы гаепле дип белдерә.

Идарә белдерүендә Казакъстанның кайбер спорт рәсмиләре дә җавапка тартылачагы әйтелә.

Күвәйт оештыручылары узган атнада Казакъстан спортчысы Мария Дмитриенкога алтын медаль тапшырганда 2006 елгы “Борат” комедиясеннән ялган гимн уйнаткан өчен инде гафу үтенде.
XS
SM
MD
LG