Accessibility links

Кайнар хәбәр

Патриарх фатирына нинди тузан кунган?


Мәскәү һәм бар Русия патриархы Кирилл
Мәскәү һәм бар Русия патриархы Кирилл

Интернетта чыгучы "Еженедельный журнал" Мәскәү һәм бар Русия патриархы Кириллның фатиры тирәсендә чыккан җәнҗал турында яза.

Русия патриархы (Владимир Гундяев) Кириллның Мәскәүдәге фатирында яшәүче Лидия Леонова атлы бер ханым күршедәге фатирдан очып кергән тузаннан килгән зыян өчен бу күршедән (элекке сәламәтлек министры, хәзерге вакытта рухани Юрий Шевченко) 20 миллион сум акча түләтергә таләп итә. Коры тузанның ничек итеп бу кадәр зыян китерә алуы турында баш вату белән бергә "Еженедельный журнал" күзәтүчесе Антон Орехъ гомер буе рәсми утырмасында яшәүче патриархка дистәләгән миллион долларлык фатир нигә кирәк һәм нишләп әле монах фатирында хатын-кыз яши, дигән кызыклы сораулар да күтәрә.

"Еженедельный журнал" язмасы: Наезд на источник пыли (рус телендә)
XS
SM
MD
LG