Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда күргәзмә ачылды: хәзерге дәүләт символларына әһәмият аз


Казанда дәүләт символлары күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Казанда дәүләт символлары күргәзмәсе ачылды

28 мартта Сөембикә манарасы янында урнашкан “Татарстан һәм татар халкының дәүләтчелек тарихы” музеенда “Татарстанның геральдика символлары: тарих һәм бүгенге көн” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.


Күргәзмәдә республика дәүләт гербындагы үзәк символ – барс дип әйтелсә дә, күргәзмәнең үзендә хәзерге дәүләт символларына әллә ни әһәмият бирелмәгәнгә охшый. Югыйсә, бу күргәзмәне оештыру да ике юбилей датасына багышланган. Ягъни, быел Татарстан президенты каршындагы геральдика шурасы корылуга 10, ә Татарстан дәүләт гербы кабул ителүенә 20 ел тула.

Шуңа да карамастан, хәзерге Татарстан дәүләт символлары күргәзмәдә бер кырыйда калдырылырга тырышылган. Әйтик, залның иң түрендә совет заманындагы оригинал Татарстан АССР байрагына урын табылса да, андый кадер-хөрмәт хәзерге байракка күрсәтелмәгән.

Килгән кунакларга шулай ук Татарстанның ак барслы гербы да кәгазь сурәттә генә тәкъдим ителә. Бер үк вакытта күргәзмәгә килүчеләр Татарстан дәүләт гимнының ноталарын күрүдән дә мәхрүм.

Ә бит бу символлар республиканың үзәк символлары, ник бу күргәзмәдә бу символларга игътибар икенче планда калган дип кәнәгатьсезлекләрен дә белдерде кайбер кунаклар.

Ренат Харис
Ренат Харис
Күргәзмә ачылышында катнашкан Татарстан дәүләт шурасы депутаты, ул вакытта Конституция комиссиясенең дәүләт символлары бүлеген җитәкләгән Ренат Харис, Татарстан дәүләт символларын, заманында бик күп бәхәсләр, фәнни конференцияләр уздырып, Татарстандагы халыкның гына түгел, аннан читтә яшәүчеләрнең дә фикерләрен күздә тотып, сәяси һәм эстетик иләк аша уздырып кабул иттек, дип сөйләде.

Ренат Харис бүгенге көндә дәүләт символларын үзгәртергә тырышучыларны дәүләтчелекне ныгыту эше белән шөгыльләнмиләр дип белдерде.
XS
SM
MD
LG