Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә экстремизмда шикләнелүче 19 кеше тоткарланды


Франция президенты Николя Саркози ислам экстремиcтлары булуда шикләнелүчеләргә каршы илкүләм чара барышында төрле шәһәрләрдә кимендә 19 кеше тоткарланды дип белдерде.

Саркози әйтүенчә, кайберләрендә кораллар, шул исәптән Калашников автоматлары да табылган.

Франция президенты экстремист челтәрләргә каршы чараларның дәвам итәчәген әйтте.

Чыгышы белән Әлҗәзәирдән булган Франция ватандашы Мөхәммәт Мира март аенда Тулуз шәһәрендә һәм аның тирәләрендә җиде кешене, шул исәптән өч баланы атып үтергән иде. Ул узган атнада полиция белән бәрелештә үтерелде.
XS
SM
MD
LG