Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда тугыз полиция хезмәткәре үтерелде


Әфганстанның көньяк-көнчыгышындагы Пактика виләятендә бер авылның тугыз полиция хезмәткәрен аларның бер хезмәттәше атып үтергән. Ул аларга төнлә йоклаганда ут ачкан.

Виләятнең полиция башлыгы Дәүләт Хан әйтүенчә, үтереш җомгага каршы төндә Яхъя Хел районында булган.

Корбаннарның берсе үтерүченең бертуганы булган диелә.

Үтерүче барлык полиция хезмәткәрләренең коралларын җыеп машина белән качып киткән.
XS
SM
MD
LG