Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстандагы татар авыллары омскиларны шаккатырган


Ләйлә Мөхәммәтшина һәм Шәмсетдин Ибраһимов
Ләйлә Мөхәммәтшина һәм Шәмсетдин Ибраһимов

24-25 март көннәрендә Казанда Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыены узды. Анда Татарстаннан һәм Русиянең төрле төбәкләреннән 400гә якын татар авыллары эшкуарлары катнашты. Җыен барышында татар авылының яшәеше, халкының көнкүреше, эшмәкәрлек һәм авылның киләчәге турында эшлекле сөйләшүләр барды.


Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында Омски өлкәсеннән дүрт делегат катнашты. Омски делегаты Большеречье районы Үләнкүл авыл хакимияте башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина пленар утырыш барышында чыгыш та ясады, авылларында булган алга китешләр һәм проблемнар турында сөйләде.

Ләйлә ханым үзе җитәкләгән татар авыллары үсешенә зур өлеш керткән кеше буларак, Татарстанда да шактый таныш. Ул Бөтендөнья татар конгрессы каршында оешкан татар авыллары берләшмәсе шурасының әгъзасы да булып тора. Башкарган уңай гамәлләре өчен Ләйлә ханыма Татар авыллары эшкуарлары җыены барышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның рәхмәт хаты тапшырылды.

Ләйлә Мөхәммәтшина: "Чуашстандагы татар авыллары – безнең өчен үрнәк"

28 март көнне делегатлар Омскига әйләнеп кайтты. Авылларына таралганчы, тимер юл вокзалында очрашып, аларның кайберләре белән әңгәмә кору мөмкинлеге булды. Сүз, әлбәттә, булып узган җыен, анда туган хисләр һәм үрнәк булырдай эшләр турында барды.

Беренчеләрдән булып җыенда туган хисләре белән Омски делегациясен җитәкләгән Ләйлә Мөхәммәтшина уртаклашты.

Ләйлә Мөхәммәтшина чыгыш ясый
Ләйлә Мөхәммәтшина чыгыш ясый
– Татарстандагы авылларны күреп, шаккатып кайттык. Бик яхшы, бик матур торалар. Авылларның матурлыгы, төзеклеге, чисталыгы, пөхтәлеге, тәртиплелеге шаккатырды инде. Ул йортлар, берсеннән-берсе матур, ул мәктәпләр... Без боларны Чуашстанның Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларына барганда күрдек. Ул авыллар да искитмәле.

Шыгырдан авылында, мисал өчен, ике мәктәп эшләп тора, һәр мәктәптә 350 бала. Узган ел авылда 110 бала туган, 44 кеше үлгән. Бу – үсеш дигән сүз бит! Халык дин юлында. Авылларда менә дигән мәчетләр салынган. Кибетләрдә аракы сатылмый, авылларда эчкечелек юк.

Халык нык, бай яши. Үрнәк алырлык мисал күп. Ләкин безнең якта тормышка ашырып булырмы икән андый үрнәкләрне, белмим. Әлбәттә, нәрсәсендер алырбыз, нәрсәнедер кулланырга тырышырбыз. Исебез китеп, шаккатып кайттык, менә ничек яши безнең татарларыбыз дип, диде Ләйлә ханым.

“Ни өчен Себер ягында татарлар шулай ук яхшы яшәмиләр?” дигән сорауга Ләйлә ханым болай җавап бирде:

Делегатларны каршы алу
Делегатларны каршы алу
– Мин үзем дә, нидә икән безнең гаеп дип уйладым. Минем уйлавымча, бездә табигать шартлары начар. Бездә җәй кыска, ашлык җитешеп бетми, сазлык булган җирдә ашлыкның җилемчәсе аз. Печән дә безнең якта Татарстандагы кебек сыйфатлы түгел. Анда печән дә туклыклырак, шуны гына бирсәң дә, хайван туя. Ә бездә башкача. Безгә печәнне дә күп әзерләргә туры килә, аның туклыклылыгы да башкача. Безнең якта халык та, Татарстан һәм Чуашстан авылларындагы кебек дингә тартылмаган, эчкечелек тә хөкем сөрә. Әлбәттә, башка сәбәпләр дә күп инде, нык уйланырга кирәк безгә.

Шәмсетдин Ибраһимов оҗмахта булып кайткан кебек булган

Ләйлә ханымның сүзләренә шул ук районның Тосказан авылында крестьян хуҗалыгы алып баручы Шәмсетдин Ибраһимов кушылды.

– Анда табигать шартлары икенче. Минем күп авылларда булганым бар, әмма шул ук Чуашстан, йә Татарстан ягындагы кебек тормыш күрмәдем. Анда халык эшләп өйрәнгән, бездә исә бөтенләй башкача: яшьләр авылдан китә, эш юк, эшләсәң дә, нәтиҗәсе күренми. Анда ис китәрлек булды, тормышның шундый югары дәрәҗәдә булуы сокландырды безне.

Халыкның динле булуы безне аеруча сокландырды. Мәчет янында балалар бакчасы ачылган. Димәк, яшь буын кечкенәдән дини рухта тәрбияләнә, тәртипле була. Мин үземне анда җәннәттә булган кебек хис иттем. Барысы да ошады миңа. Инде үзем киләчәктә, андагылар кебек булмаса да, тормышымны уңай якка үзгәртергә тырышырмын. Анда халык бай яши, бер-берсеннән көнләшми, күршесенең бай яшәгәненә сөенә. Бик яхшы үрнәк булды бу безгә, ди Шәмсетдин әфәнде.

Менә шундый хисләр, уй-фикерләр белән кайтканнар омскилар Казанда узган Татар авыллары эшкуарлары җыеныннан. Анда күргән уңай мисалларны алар үз эшләрендә куллана алырлармы, әйтүе кыен. Әмма шуны төгәл әйтергә була, алар “Эш бармый” дип, кул кушырып утырмаслар, үз авыллары үсешенә өлешләрен кертми калмаслар.

Омски делегатлары танылган шәхесләр арасында
Омски делегатлары танылган шәхесләр арасында
XS
SM
MD
LG