Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециягә өченче финанс ярдәме пакеты кирәк булырга мөмкин


Греция премьер-министры Лукас Пападимос Грециягә халыкара ярдәмнең өченче пакеты кирәк булырга мөмкин дип белдерде.

Пападимос итальян журналистларына хәлне шуңа җиткермәү өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәген, әмма алай булмас дип ышандыра алмавын әйтте.

Март аенда гына еврозона илләре Грециягә 130 миллиард евро күләмендәге икенче ярдәм пакетын бирергә карар иткән иде. Халыкара валюта фонды да Афинга 28 миллиард евро өстәмә кредит биргән иде.
XS
SM
MD
LG