Accessibility links

Кайнар хәбәр

France-Presse: Мали туареглары Тимбукту янында хөкүмәт гаскәрләрен камап алды


Африканың көнбатышындагы Мали дәүләтендә баш күтәргән туарег кабиләсе сугышчылары Тумбукту янында хөкүмәт гаскәрләрен камап алуга иреште. France-Presse шәһәр тирәсендә атышлар иштелүен хәбәр итә.

Малиның төньягында Тимбукту шәһәре хөкүмәт хәрбиләре тарафыннан контрольдә тотылган иң соңгы өре шәһәр иде.

Малидан аерылырга теләүче туарег кабиләләре Франциядән зуррак мәйданны биләүче чүлдә үз дәүләтләрен корырга тели.

Либиядә элекке президент Мөәммәр Каддафи ягында сугышкан туарегларның кайтуы сәбәпле, соңгы айларда гысъянчыларның саны артты.
XS
SM
MD
LG